Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
28 февраль 2020, 14:00

Юбилей медальләре тапшырылды

Сибай мэры Рөстәм Афзалов бер төркем тыл ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырды.

Сибай шәһәренең 12нче санлы мәктәбендә Советлар Союзы Герое Федор Иванович Беловның тууына 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара үтте.
Шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов бер төркем тыл ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре тапшырды. “Балалар Федор Иванович Беловның исемен йөрткән мәктәптә укуның зур мәртәбә икәнлекне аңлый – бу мөһим”, – диде ул.
Бүләкләнүчеләр арасында апалы-сеңелле Мөхтәрәмә һәм Сәбилә Яхшымбәтовалар да бар иде. “Әтиебез – Хөсәен Яхшымбәтов Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларын үткән кеше. Үлер алдыннан гына югары наградасы да аны килеп тапты”, – ди медаль алучы ханымнар.
Әйткәндәй, Федор Иванович Белов – Сибайда яшәгән һәм эшләгән бердәнбер Советлар Союзы Герое. “Без Федор Белов исемендәге Хәрби дан музеен, һичшиксез, яңартачакбыз һәм киңәйтәчәкбез. Бюст янындагы территорияне төзекләндерәчәкбез. Иң мөһиме – хәтердә саклаячакбыз” дип язды үзенең социаль челтәрдәге битендә Рөстәм Афзалов.
Читайте нас: