Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
27 февраль 2020, 22:05

Террористик янаулардан саклаучылар

Руслан Флүр улы Гайнуллин - Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Шәйморатов ордены түбәндәге хезмәтләр өчен тапшырыла:
- тормыш өчен куркыныч белән бәйле шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен;
-гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган өчен;
-җәмәгать тәртибен саклаган өчен.
Руслан Флүр улы Гайнуллин 1985 елда туган.
2002 елның сентябереннән Эчке эшләр органнарында хезмәт итә. Русия Президентының “Русия Федерациясенең Төньяк Кавказ регионы территориясендә контртеррористик операцияләренең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында” Указы нигезендә ике тапкыр озак вакытлы хезмәт командировкасында була. Эчке эшләр министрлыгы объектларын саклау буенча аерым батальон командиры. Дагыстан Республикасында урнашкан Эчке эшләр объектларын террортистик янаулардан саклану дәрәҗәсен күтәрү, дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләрне тарату фактларын кисәтү, ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән хезмәтләрне үти.
Иминлек төркеме белән куркыныч чыганакларны ачыклау, аналитик мәгълүматлар җыю хезмәтләрен башкара.
Читайте нас: