Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
27 февраль 2020, 21:50

Хөрмәтле ветераныбызга яңа дәүләт бүләге

Кәшшаф Әгълетдин улы Сәмигуллин - Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Шәйморатов ордены түбәндәге хезмәтләр өчен тапшырыла:
- тормыш өчен куркыныч белән бәйле шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен;
-гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган өчен;
-җәмәгать тәртибен саклаган өчен.
Кәшшаф Әгълетдин улы Сәмигуллин 1923 елда туган, отставкадагы полковник. 1942 елның гыйнварыннан 1943 елның февраленә кадәр Калинин фронтының 418 укчылар полкында бүлекчә командиры. Ржев шәһәре өчен барган аяусыз сугышта пулемет расчеты белән беренче булып елганы кичеп чыга һәм үзенең полкташларының чыгуын тәэмин итә. Әлеге каты сугышта авыр яралана. 1944 елдан Иминлек органнарында оператив һәм җитәкче составының төрле вазифаларын башкара. Иң катлаулы оператив чараларда шәхсән катнашып кыюлык, тәвәкәллек һәм тапкырлык күрсәтә яугир. Халыклар дуслыгы һәм Кызыл Йолдыз ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.
Читайте нас: