Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
27 февраль 2020, 22:10

Хәрби очучыга - данлы генерал ордены

Илдус Миңнебай улы Халитов - Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Шәйморатов ордены түбәндәге хезмәтләр өчен тапшырыла:
- тормыш өчен куркыныч белән бәйле шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен;
-гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган өчен;
-җәмәгать тәртибен саклаган өчен.
Илдус Миңнебай улы Халитов 1951 елда туган. 1972 елда Сызрань шәһәренең хәрби очучылар училищесын алтын медаль белән, 1984 елда Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый. 1972-1977 елларда Германиядә экипаж командиры, звено командиры, эскадрилья командиры урынбасары. 1977-1981 елларда Прикарпат һәм Ерак Көнчыгыш хәрби округларында эскадрилья командиры урынбасары, 1984-1986 елларда Одесса хәрби округында штаб начальнигы, полк командирының беренче урынбасары. 1986-1987 елларда –Төркестан хәрби округы һәм Әфганстанда полк командиры урынбасары, полк командиры. 2007 елдан 2016 елга каләр Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш министрлыгында өлкән дәүләт инспекторы.
Дәүләт бүләкләре: Кызыл Йолдыз ордены һәм Кызыл Байрак ордены.
Читайте нас: