Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
27 февраль 2020, 21:40

Генерал Шәйморатов ордены белән кемнәр бүләкләнде?

Эльвира Ишмөхәммәт кызы Шәяхмәтова - Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Шәйморатов ордены түбәндәге хезмәтләр өчен тапшырыла:
- тормыш өчен куркыныч белән бәйле шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен;
-гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган өчен;
-җәмәгать тәртибен саклаган өчен тапшырыла.
Эльвира Ишмөхәммәт кызы Шәяхмәтова – Межгорье шәһәре почта бүлекчәсе хат ташучысы. 2020 елның 6 гыйнварында Межгорье шәһәренең Дудоров урамындагы 16 санлы күп фатирлы йортта янгын чыга. Эльвира Шәяхмәтова, паникага бирелмичә, хәвеф турында хәбәр итә һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга ярдәм оештыра. Аның кыю һәм тәвәккәл гамәлләре нәтиҗәсендә, янган йорттан 20 кеше эвакуацияләнә, шул исәптән 7 бала һәм авыру пенсионер.
Читайте нас: