Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
27 февраль 2020, 21:15

Генерал Шәйморатов ордены белән кемнәр бүләкләнә ала?

23 февраль көнне Республика Башлыгы Радий Хәбиров 112 Башкорт кавалерия дивизиясе ветераннары Могыйн Кәрим улы Нагаев һәм Габделхәй Әхәт улы Зариповка беренче Шәйморатов орденнарын тапшырды.

23 февраль көнне Республика Башлыгы Радий Хәбиров 112 Башкорт кавалерия дивизиясе ветераннары Могыйн Кәрим улы Нагаев һәм Габделхәй Әхәт улы Зариповка беренче Шәйморатов орденнарын тапшырды. Шул ук көнне яңа дәүләт бүләге белән тагын алты якташыбыз бүләкләнде. Алар, башлыча, яшь кешеләр. Гәзит укучыларыбызның кайберләре Шәйморатов ордены кавалерия дивизисендә хезмәт иткән кешеләргә генә бирелә дип аңлаганнар.
Орден түбәндәге хезмәтләр өчен тапшырыла:
- тормыш өчен куркыныч белән бәйле шартларда хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен;
-гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарган өчен;
-җәмәгать тәртибен саклаган өчен тапшырыла.
Бу көнне Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән башка шәхесләребезнең дә тормыш юлы, батырлыгы кызыксындыра торгандыр. Без әлеге мәгълүматларны да ихлас тәкъдим итәбез.
Вадим Рәдис улы Сафин – 1985 елда туган, РФ Милли гвардиясе Идел буе округы гаскәрләренең генрал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге махсус билгеләнештәге 29 бүлекчәнең штурм взводы укчы-санитары. 2001 елда “Хәрби батырлык өчен” ведомство медале белән бүләкләнә. 2011 елның 4 маенда Чечен Республикасының Урыс-Мартан районында хәрби бурычын үтәгәндә яралана. Шуңа карамастан хәрби операция урынын ташламыйча иптәшләренә ярдәм күрсәтә.
Читайте нас в