Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә – 75
27 февраль 2020, 21:55

Батыр укытучыга- батыр генерал ордены

Екатерина Альберт кызы Першина - Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Екатерина Альберт кызы Першина – Стәрлетамак шәһәре мәктәбенең информатика укытучысы.
Коррекция классында белем алучы бер укучы бүлмәне бикләп сыйныфташларына пычак белән ташлана. Укытучы балаларны яклаганда дүрт тапкыр пычак ярасы ала. Шуңа карамастан, бүлмәне ачып, укучыларны коткаруга ирешә. Екатерина Першинага 29 яшь һәм аны шәһәрнең иң талантлы яшь педагогларының берсе дип атыйлар.
2017 елда ул Стәрлетамакта “Ел укытучысы” дип таныла. Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты, Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Читайте нас: