Атна сулышы
5 Октября , 08:13

Атна сулышы: узган 7 көнгә бер караш

Узган атна нинди вакыйгалары белән тарих битенә күчте?

Добавить в предпочтительные источники Google

Узган атнада көзнең икенче ае – октябрьгә аяк бастык. Сентябрь белән бергә әбиләр чуагы да тәмамланды. Ә гомумән, узган атнада табигатьтә генә түгел, яшәешебездә дә истә калырлык вакыйгалар булды.

Сәяси тормышка килгәндә, 2 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәре округы советының алтынчы чакырылыш депутатларының беренче утырышында катнашты.

– Шәһәр Советы мөһим эшләр каралачак һәм мөһим карарлар кабул ителәчәк мәйданчык булачак, һәм мәсьәләләр барысы да, һичшиксез, безнең халык фикеренә таянып эш ителер дип ышанам, – диде ул.

Аның әйтүенчә, шәһәр командасы алдында торган төп бурыч – СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Тоташ республика һәм ил белән бергә без Җиңү өчен барысын да эшләүне дәвам итәчәкбез, дигән фикерен җиткерде төбәк җитәкчесе.

– Шул ук вакытта яраткан башкалабызны үстерү курсын дәвам итү мөһим. Шәһәрдә проблемалар күп, аларны хәл итүне безнең халык көтә. Социаль объектлар, инфраструктура белән бәйле сораулар бар. Безгә үсәр урын бар. Бүген депутатлар корпусы Марат Вәсимовны кабат шәһәр Советы рәисе итеп сайлады. Ул – бу вазифада үзен лаеклы күрсәткән тәҗрибәле җитәкче, – диде Радий Фәрит улы.

ШОСка әзерлек башлана

2028 елда Уфа ШОС саммитын кабул итәчәк. Бу хакта указга Президент Владимир Путин кул куйган.

– Без инде хәзер үк дөньякүләм дәрәҗәдәге бу зур чарага җитди әзерләнә башлыйбыз, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Уфа дөньяның иң эре илләренең дәүләт башлыкларын барлык кирәкле чараларны үткәрү өчен пөхтә, матур, тиешле инфраструктуралы итеп каршы алырга тиеш.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, эре проектларны гамәлгә ашыру шәһәргә инвестицияләр җәлеп итү өчен өстәмә стимул булырга тиеш.

Эшлекле очрашу

Уфага Тимченко фонды генераль директоры Галина Лапонова килде. Ул “Салют” тернәкләндерү-мәгариф комплексында узган түгәрәк өстәлдә республикада хәйрия эшчәнлегенә һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү системасын югары бәяләде.

Радий Хәбиров Галина Лапонова белән эшлекле очрашуда Фондның Башкортстандагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнары турында фикер алыштылар. Өч ел эчендә Геннадий Тимченконың Хәйрия фонды республикада дистәләгән миллион сумлык 50гә якын проектка ярдәм итте; шәһәр һәм районнарда балалар һәм яшүсмерләр үсешенә юнәлтелгән төрле инициативаларны тормышка ашыру мөмкин булды.  

 “Фармстандарт-УфаВИТА” –  XXI гасыр предприятиесе

Узган атнада Радий Хәбиров “Фармстандарт-УфаВИТА” компаниясенең яңа административ һәм җитештерү-склад корпусын ачу тантанасында булды. Бу предприятие төбәктә генә түгел, илдә дә иң эре предприятиеләрнең берсе булып тора; аның номенклатурасы 230дан артык дару препаратын үз эченә ала. Яңа объект инвестиция проекты кысаларында 10 миллиард сумнан артык капитал салу күләме белән төзелгән.

Комплекс территориясендә елына 75 миллион төргәк продукция җитештерә торган заманча җитештерү линияләре, шулай ук лабораторияләр, склад һәм офис биналары урнаштырылган. Җитештерүне эшләтеп җибәрү өстәмә рәвештә 250 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Фармстандарт-УфаВИТА” –  XXI гасырның чын предприятиесе, ул илнең фармацевтика сәнәгате лидерларының берсе, – дип билгеләде Радий Хәбиров. Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, Уфа әлеге тармакның танылган үзәкләре рәтенә керә, шуның нәтиҗәсендә республикада абруйлы эш урыннары барлыкка килә. 

СВО: ярдәм чаралары арта

Башкортстанда СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары саны артты. Бүген республикада 60тан артык ярдәм чарасы эшләп килә. Алар мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәдәният, эшкә урнаштыру һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү кебек өлкәләргә кагыла. Төбәктәге чараларның бер өлешен 2025 елда керттеләр, ул Башкортстанда СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителгән иде.

Сугышчыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә. СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча махсуслаштырылган муниципаль үзәкләр республиканың 27 районында һәм шәһәрендә эшли. Тагын шундый 36 үзәк ачу планлаштырыла.

Өлкәннәр көне

Республикада өлкән буынны бәйрәм белән котладылар. Нәкъ бәйрәм көнендә, 1 октябрьдә, пенсионерларның берьюлы җиде төркеме “Башкортстан озын гомерлелеге” проекты кысаларында республика буенча бер көнлек турларга юлланды. Ә аннан алда “көмеш” туристларның бер төркеме Белоруссиядән өйләренә кайтты, ә икенчесе шул ук рейс белән тугандаш илгә очып китте.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язуынча, “Башкортстан озын гомерлелеге” проекты – төбәктә иң яраткан проектларның берсе. Бүгенге көндә проектта республиканың пенсия яшендәге 70 меңнән артык кешесе катнашкан.

“Өлкән буынга туган якны күрү һәм Беларусьны ачу мөмкинлеге бирүебез аеруча күңелле. Һичшиксез, бу программаларны үстерүне дәвам итәчәкбез”, – диде республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.

Сәләтле балалар

Башкортстанда Бәшир Рәмиев исемендәге Яңа республика математика лицей-интернатына иң яхшы яшь математикларны сайлап алу башлана. 1 октябрьдә “Путь в РМЛИ” олимпиадасына теркәлү башланды. Беренче укучылар аның нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк, дип аңлаттылар республика мәгариф министры Илдар Мәүлетбердин һәм РМЛИ эшчәнлеген оештыру буенча эшче төркем җитәкчесе Ринат Курамшин.

Комендант сәгате

1 октябрьдән Башкортстанда балалар өчен комендант сәгате режимы үзгәрде. Кышкы расписание буенча балигъ булмаганнар 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр әти-әнисе яки законлы вәкилләреннән башка йөрергә тиеш түгел.

Тыю исемлегенә урамнар, стадионнар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, пляж, сквер, күпфатирлы йортларда гомум файдаланудагы урыннар, җәмәгать транспорты, вокзал территорияләре һәм бүлмәләре, елга портлары, аэропортлар, интернет-кафелар кертелгән. Әгәр балигъ булмаган бала полиция хезмәткәрләренә эләксә, аның әти-әнисе яки аларны алмаштыручы затлар административ җаваплылыкка тарттырылачак. Административ беркетмә төзелә, ул балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә җибәрелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас