Атна сулышы
28 Сентября , 10:45

Атна сулышы: узган 7 көнгә бер караш

Узган атна нинди вакыйгалары белән тарих битенә күчте?

Атна сулышы: узган 7 көнгә бер карашАтна сулышы: узган 7 көнгә бер караш
Атна сулышы: узган 7 көнгә бер караш

Узган атна тавышларны санаудан, депутатлар һәм партияләрне барлаудан башланды. Моның сәбәбе һәркемгә диярлек мәгълүм: 20 сентябрь кичендә илдә сайлаулар тәмамланды.

Өч көн буена тавыш бирелгән сайлаулар ахырында илнең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова бу сайлау кампаниясен үзенең сәяси карьерасында иң катлаулы һәм иң авыры булды диде. Аның әйтүенчә, сайлау һәм телекоммуникация инфраструктурасына һөҗүмнәр булуга карамастан, тавыш бирүне тыныч һәм лаеклы уздыруга ирешелде.

Ил буенча сайлаучыларның 60 процентка якыны тавыш бирде, 2021 елда бу күрсәткеч 51,72 процент булды. Төгәл нәтиҗәләр 25 сентябрьдә игълан ителде. Шулай итеп, “Бердәм Русия” – 58,21 процент, КПРФ – 13,47 процент, ЛДПР – 8,88 процент, “Яңа кешеләр” – 7,82 процент, “Гадел Русия” 5,34 процент тавыш җыйды.

Кемгә күпме урын?

“Бердәм Русия” бу юлы Дәүләт Думасына сайлану буенча тарихи рекорд куйды. Фракция Думада 349 урын алачак – алдагы чакырылыш белән чагыштырганда 26 кәнәфигә күбрәк. Бу – конституцион күпчелек (2/3 өлештән күбрәк) дигән сүз. Мондый саннар аңа оппозициядән ярдәм сорамыйча гына законнар кабул итү мөмкинлеге бирә.

КПРФ – сан буенча икенче фракция. Коммунистлар 37 кәнәфидә утырачак. Ә узган чакырылышта 57 урын биләгән иделәр.

ЛДПР сайлауларда Владимир Жириновскийдан башка беренче тапкыр катнашты. Сайлауга кадәр “партия үзен саклап кала алырмы?” дигән сорауга хәтта сәясәтчеләр дә кычкырып җавап бирергә кыймады. Ә ЛДПР үзен саклап кына калмады, хәтта ки позицияләрен ныгытуга иреште. Бу чакырылышта ЛДПР 23 урын ала.

“Яңа кешеләр” – хәзер инде Думада яңа түгел. Партиядән бермандатлы округлардан берәү дә үтмәсә дә, алар Думада 19 урын ала.

“Гадел Русия” өчен сайлау “минус” белән килде. Алар партия исемлекләре буенча парламентка узу өчен таләп ителгән 5 процентлы киртәне яулавын яулады, әмма минималь тавыш белән генә. Бер мандатлылардан дүрт кеше үтте. Шулай итеп, яңа Думада “гаделләр”дән 17 вәкил генә булачак – узган чакырылыштан 10га азрак.

Калган партияләр 5 процентлы бусаганы уза алмады: “Пенсионерлар партиясе” өчен – 1,91 процент, “Яшелләр” Русия экология партиясенә – 1,13 процент, “Русия коммунистлары”на, – 0,83 процент, “Ватан”га – 0,7 процент, “Туры демократия партиясе”нә 0,34 процент тавыш бирелде. Алай да “Ватан” партиясенең вәкиле Думада булачак. Ул бер мандатлы округта җиңде. Һәм, әйтергә кирәк, ул Башкортстаннан узган – Алексей Журавлев.

Әйткәндәй, парламентка узган бермандатлыларның 4се үзен үзе тәкъдим итүче булып чыкты. Узган чакырылышта фракциясез депутатлар 5әү иде.

Депутатларны көз саныйлар

Башкортстанда Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатлары сайлау белән беррәттән Дәүләт Җыелышы – Корылтайга өстәмә сайлаулар, Уфа шәһәр Советы депутатларын, шулай ук кайсыбер район һәм авыл җирлекләре депутатларын төп һәм өстәмә сайлаулар узды. Республикада сайлаучыларның 78,84 проценты үз гражданлык бурычын үтәде.

Бездән Думага “Бердәм Русия” партиясе 60,72 процент тавыш җыйды. КПРФ өчен – 10,93 процент, ЛДПРга – 8,42 процент, “Гадел Русия” һәм “Яңа кешеләр”гә 8,11шәр процент тавыш бирелде. Калган партияләр исәбендә тавышлар азрак.

Бер мандатлы округлардан алты депутат үтте. “Бердәм Русия” партиясеннән: Благовещенның 4нче сайлау округыннан – Юлай Кидрасов; Салаватның 7нче сайлау округында – Зариф Байгускаров; Белоретның 5нче сайлау округыннан – Эльвира Аеткулова; Стәрлетамакның 8нче сайлау округыннан – Гөлнур Кулсарина; Уфаның 3нче сайлау округыннан – Денис Чернавин. “Ватан” партиясен Нефтекаманың 6нчы сайлау округыннан Алексей Журавлев тәкъдим итә.

Сайлау имтиханын лаеклы тапшырдык

Йомгаклап әйткәндә, экспертлар бездә сайлаулар оешкан төстә һәм тыныч үтте дип бәя бирде. 20 сентябрьдә Башкортстанда сайлау участоклары ябылганнан соң, партия вәкилләре республикада тавыш бирү тәртип бозуларсыз узды, дип белдерде.

Өч көн барган сайлауларда 16 меңнән артык җәмәгать күзәтүчесе эшләде. Шулай ук халыкара күзәтүчеләр дә килде. Башкортстанда Индонезия, Бразилия, Мадагаскар, Төркия һәм Германиядән тугыз халыкара күзәтүче эшләде. Алар Уфада һәм районнарда сайлау участокларында булдылар. Һәркайсысы сайлау барышы белән канәгать булуын билгеләде.

Башкортстанда Дәүләт Думасына сайлаулар бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде диде хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә төбәк җитәкчесе. Шулай ук Уфа шәһәр советына, Дәүләт Җыелышы – Корылтайга сайлаулар да оешкан төстә узды, дип билгеләде ул.

“Мин барлык коллегаларга, муниципаль берәмлекләр башлыкларына оештыру эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Күз алдына китерегез: безнең сайлаучыларның 78,84 проценты тавыш бирергә килгән. Бу – 2,3 миллионнан артык кеше”, – диде Радий Хәбиров.

Корылтайда – яңа рәис

Корылтайга сайлаулар нәтиҗәсе республика хөкүмәтенә үзгәрешләр алып килде. Хөкүмәтнең элекке премьер-министры Андрей Назаров, Дәүләт Җыелышына сайлану сәбәпле, вазифасын бушатты. Ул 24 сентябрьдә парламентның чираттагы пленар утырышында Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе итеп сайланды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров, Андрей Назаровның кандидатурасын депутатлар алдында тәкъдим итеп, аның республика үсешенә керткән өлешен һәркем яхшы белә, дип билгеләде.

“Ул төрле җаваплы вазифаларда эшләде: 7 ел Башкортстан хөкүмәте премьер-министры булды. Бу еллар республика үсешендә мөһим этап булды. Без бергәләп эре инфраструктура һәм социаль проектларны тормышка ашырдык, катлаулы кризис чорын үттек, җаваплы идарә карарлары кабул иттек һәм төбәкнең нәтиҗәлелеген бәяләүнең күп кенә федераль рейтингларында югары позицияләргә ирештек”, – диде Радий Хәбиров.

Фракцияләр җитәкчеләренең чыгышларыннан соң, депутатлар Андрей Назаровның Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе вазифасына кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

 

Хөкүмәттә – яңа премьер-министр

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры вазифалары Александр Шельдяевка йөкләнде. Бу хакта Радий Хәбиров хәбәр итте.

“Миндә премьер-министр вазифасына кемне сайларга дигән проблема булмады, чөнки егетләр үсте һәм бу вакыт эчендә премьер-министрның кайсыбер урынбасарлары әлеге эшне башкарырга әзер. Без Александр Николаевич белән киңәштек һәм мин аңардан бу эшне дәвам итүен сорадым”, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Александр Шельдяев БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры булып эшләде.

Беренче сәфәр

Александр Шельдяев, яңа вазифада эш сәфәрләрен Әлшәй районыннан башлады. Ул биредә сөт продукциясе җитештерүче “Элипсмол” оешмасында булды. 2022 елда нигез салынган оешмада сөт эшкәртелә һәм атланмай, пицца өчен моцарелла, сыворотка кебек табигый продукция җитештерелә. Компания проекты 2023 елда Радий Хәбиров җитәкчелегендә “Инвестчас”та хупланган һәм салым ташламалары белән өстенлекле инвестиция проекты статусын алган.  Бу ярдәм предприятиегә заманча җитештерү инфраструктурасын булдыру планнарын тиз арада тормышка ашырырга мөмкинлек биргән.

Александр Шельдяев республиканың иң эре эшкәртү предприятиеләренең берсе булган “Раевсахар” оешмасы эшчәнлеге белән дә танышты. 1984нче елда төзелгән завод 12 районның – Әлшәй, Дәүләкән, Миякә, Бишбүләк, Ярмәкәй, Бүздәк, Авыргазы, Чишмә, Чакмагыш, Гафури, Мәләвез районнарының чимал зонасын һәм 100гә якын хуҗалыкны берләштерә.

“Предприятиенең җитештерү куәте таң калдыра. Раевка шикәр заводы – ул эшкәртү предприятиесе генә түгел, ә йөзләгән хуҗалыкны эш белән тәэмин итүче һәм районның икътисадын формалаштыручы тулы бер агросәнәгать комплексы. Соңгы елларда җитди модернизация үткәрелгән, һәм бүген завод елына 900 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртергә сәләтле. Киләчәктә безнең бурыч – чимал базасын саклап калу, сыйфатлы, конкуренциягә сәләтле продукция эшләп чыгару һәм шикәр базарындагы теләсә нинди конъюнктурада предприятиенең финанс тотрыклылыгын гарантияләү өчен заводны ел саен кимендә 900 мең тонна чимал белән тәэмин итү”, – диде Шельдяев.

Эшләр төгәлләнә

Әйткәндәй, Башкортстан аграрийлары 3 миллион 300 мең тоннага якын ашлык җыйган. Уртача уңдырышлылык – гектардан 27 центнер, диләр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.

Яллар ахырына бөртекле һәм кузаклы культураларның 96 проценты җыелган, ә 12 районда эшләр төгәлләнгән иде. Шикәр чөгендеренең яртысыннан күбесе чыгарылган – 850 мең тонна татлы тамыр алынган. Майлы культуралар мәйданнарының 40 проценты җыелган, 460 мең тонна май орлыгы суктырылган, уртача уңдырышлылык – гектардан 15 центнер. 

Шулай ук вакытта уҗым культуралары чәчелә. Ният ителгән күләмнең 78 проценты башкарылган да инде – 290 мең тонна көзге культуралар чәчелгән.

Республикада “Яшел Башкортстан” экологик акциясе дә узды. Ул 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

***

Узган ялларда, һава торышы яхшы торганда авыл кешеләре һәм бакчачылар өй-тирәләрен тәртипкә китерде. Быелгы көз җылы көннәре белән сөендергән кебек, башланып торган атна яхшы хәбәрләре белән сөендерсә иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас