Атна сулышы
21 Сентября , 11:05

Атна сулышы: узган 7 көнгә бер караш

18-19-20 сентябрьдә узган сайлаулардан тыш, нинди вакыйгалары белән истә калды ул?

Узган атна вакыйгаларга бай булды. Әмма иң мөһиме – әлбәттә, 18-19-20 сентябрьдә узган сайлаулары белән истә калачак ул. 

Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү көннәрендә илнең Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатлары сайланды. Шулай ук Башкортстанда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга өстәмә сайлаулар, Уфа шәһәр Советы депутатларын, шулай ук кайсыбер район һәм авыл җирлекләре депутатларын төп һәм өстәмә сайлаулар узды.

Якынча мәгълүматбар буенча, республиканың Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Марина Долматова әйтүенчә, “Бердәм Русия” – 64,9 процент тавыш белән алда бара. КПРФ өчен әлегә – 9,37 процент, ЛДПРга – 8,1 процент, “Гадел Русия” өчен – 7,42 процент, “Яңа кешеләр”гә 7,22 процент тавыш бирелгән. “Пенсионерлар партиясе” – 0,86 процент, “Яшелләр” Русия экология партиясе – 0,63 процент, “Ватан” – 0,62 процент, “Русия коммунистлары”, – 0,59 процент, “Туры демократия партиясе” 0,49 процент тавыш җыюга ирешкән.

Дәүләт Думасына Башкортстаннан бер мандатлы округлардан якынча алты депутат үткән. “Бердәм Русия” партиясеннән: Благовещенның 4нче сайлау округыннан – Юлай Кидрасов; Салаваның 7нче сайлау округында – Зариф Байгускаров; Белоретның 5нче сайлау округыннан – Эльвира Аеткулова; Стәрлетамакның 8нче сайлау округыннан – Гөлнур Кулсарина; Уфаның 3нче сайлау округыннан – Денис Чернавин. “Ватан” партиясен Нефтекаманың 6нчы сайлау округыннан Алексей Журавлев тәкъдим итә.

Дәүләт Думасына партия исемлекләре буенча кем узачагы әлегә билгеле түгел – моны һәр төбәктә җыелган тавышларга нисбәтеннән чыгып санаячаклар. Узган кампаниядә Башкортстаннан Дәүләт Думасына партия исемлекләре буенча 8 депутат үткән иде.

Бу юлы Башкортстанда сайлаучыларның 80,43 проценты тавыш биргән. Сәясәт белгече Артур Сөләйманов фикеренчә, югары күрсәткечләргә, беренчедән, республика халкының 40 проценттан артыграгының авылда яшәве дә йогынты ясый. Алар, кагыйдә буларак, шәһәр халкына караганда активрак тавыш бирә. Икенчедән, республика халкының дисциплинасы һәм хакимияткә ышанычы югары.

 “Сайлаулар ил өчен җаваплы вакытта үтә. Махсус хәрби операция шартларында, безнең илгә төрле чакырулар ташланган вакытта җаваплы һәм бердәм үтә. Кешеләр сайлауга бәйрәмгә барган кебек бара”, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров. Ул үзе “Башкортстан” дәүләт концерт залында урнашкан сайлау участогында гаиләсе белән тавышын бирде.

Русия политологы, язучы һәм публицист Алексей Алексеевич Мухин фикеренчә, Башкортстанда тавыш бирү бердәм һәм тыныч үтте.

“Республикада 3250 сайлау участогы эшләде.Өч көн барган сайлауларда 16 меңнән артык җәмәгать күзәтүчесе эшләде. Артык зур тәртип бозулар күзәтелмәде. 2016 елдагы сайлаулар белән чагыштырганда, быел тавыш бирүчеләр саны күбрәк. Бу халыкның илебез язмышына, киләчәгенә битараф булмавын аңлата”, –  диде ул.

РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы әгъзасы, “Бәйсез иҗтимагый мониторинг” ассоциациясе рәисе Александр Брод Башкортстанны сайлауларны дөрес оештыру үрнәге дип атады. “Бу – сайлауга килүчеләр саны югары булуы да, өзеклекләр булмау да. Төбәк – күпмилләтле, һәм аларга игътибар бирелә – бюллетеньнәр башкорт, татар һәм рус телләрендә басылды, милли киемнәрдә килгән сайлаучылар да бар иде, сайлау участокларыннан чыгу урыннарында милли коллективлар чыгыш ясады”, – диде ул.

20 сентябрьдә Башкортстанда сайлау участоклары ябылганнан соң, Иҗтимагый матбугат үзәгенә барлык партия вәкилләре килде. Аларның һәркайсы үз чыгышларында республикада тавыш бирү тәртип бозуларсыз узды, дип белдерде.

Шулай ук Башкортстанда сайлауларда биш илдән – Индонезия, Бразилия, Мадагаскар, Төркия һәм Германиядән тугыз халыкара күзәтүче эшләде. Алар Уфада һәм районнарда сайлау участокларында булдылар. Һәркайсысы сайлау барышы белән канәгать булуын билгеләде.

Халыкара бәйләнешләр дигәннән, узган атнаның сәяси тормышы чит ил вәкилләре белән башланып китте.

14 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Йәмән Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт Сәлим Әл-Вахейши белән очрашты. Алар хезмәттәшлекне ныгыту һәм аның яңа юнәлешләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, ике елдан Русия-Йәмән арасында рәсми мөнәсәбәтләр урнашуга 100 ел тулачак. Йәмән Советлар Союзы белән беренчеләрдән булып дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырган гарәп дәүләтләренең берсе була. "Совет Русиясенең гарәп илләрендәге һәм Хиҗаз корольлегендәге беренче тулы вәкаләтле вәкиле – Башкортстанда туган Кәрим Хәкимов. Шуңа алдагы юбилейга безнең төбәкнең турыдан-туры катнашы бар", – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы төбәкнең нефть-газ, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитди компетенцияләрен билгеләп үтте һәм бу тармаклардагы хезмәттәшлек потенциалын югары бәяләде. Тагын бер перспектив юнәлеш – фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек. Әйтик, узган уку елында Башкортстан университетларында Йәмәннән 40 студент белем алган.

Ил киңлегендә дә Башкортстан үзен танытты – республиканың казанышлары турында федераль телеканалда сөйләделәр.

“Россия 24” каналы эфирында Алексей Михалевның “Республика Башкортостан: счастливая душа” махсус репортажы чыкты. Радий Хәбиров тележурналистның абруйлы әңгәмәдәшләренең берсе булды. Махсус репортажда Башкортстан борынгы һәм хәзерге заманның уникаль тоташу урыны итеп күрсәтелгән. Корреспондент ат үрчетү һәм чолыкчылык кәсепләре, башкорт халык традицияләренә нигезләнгән заманча музыка, бию мәдәниятен саклау, спортны, мәгарифне һәм сәнәгатьне үстерү турында сөйләде. Радий Хәбировны аларны тагын да тулыландырды.

“Башкортстан геройлары”

Узган атнада Радий Хәбиров “Башкортстан геройлары” кадрлар программасының беренче агымында катнашучыларга яңадан һөнәри әзерлек турындагы дипломнар тапшыру тантанасында катнашты.

“Бүген безнең өчен мөһим көн. Менә шушы залда – аның беренче, әйтергә мөмкин, тарихи чыгарылышы. Безнең программа Русия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылган “Геройлар вакыты” федераль проектының төбәк дәрәҗәсендәге дәвамы булды”, – диде ул. Аның әйтүенчә, кадрлар программасында катнашучыларның барысының да иң авыр сынаулар аша узып, кулларына корал алып, Ватанны яклады. Алар яу кырларында үзләренең батырлыгын һәм патриотизмын исбат итте. 

Авыл хаҗылыгы буенча да республика алдынгы урыннарның берсен биләп килә.

Әле бу тармакта – иң кызу чорларның берсе. Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю тәмамланып килә. Эшләрнең 90 проценты башкарылган дияргә була. 3 миллион тоннага якын ашлык суктырылган. Иң күп күрсәткеч Стәрлетамак районында. Шулай ук Дәүләкән, Кырмыскалы, Чакмагыш һәм Авыргазы районнары да – алдынгылар рәтендә. Республика буенча уртача уңдырышлылык – гектардан 27,4 центнер. Авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы әйтүенчә, бөртекле культуралар уңышы буенча Чакмагыш һәм Кырмыскалы районнары хуҗалыклары алда бара: аларда гектарыннан 43 һәм 42,7 центнер чыга. “Бу аларның компетентлылыгы, җирдә нәтиҗәле эшләве нәтиҗәсе”, – диде ул агымдагы атнда Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә.

Техник культураларга килгәндә, шикәр чөгендеренең өчтән бер өлешен казып алганнар, уңдырышлылыгы – гектардан 375 центнер. Шулай ук майлы культуралар да җыела. Мәйданнарның 20 процент тирәсендә эшләр тәмамланган. 200 мең тоннага якын май орлыгы суктырылган, уртача уңдырышлылык – гектардан 14,3 центнер.

Әйткәндәй, Башкортстан аграрийлары, узган елдагы кебек үк, майлы культуралардан зур уңыш алырга исәп тота. “Уңыш яхшы булыр, бер миллион тоннадан артыр дип көтәбез”, – дигән иде бер чыгышында Илшат Фазрахманов.

Гадәттән тыш хәлләргә дә дучар авыл хуҗалыгы.

Быел җәй яңгыр күп яуганлыктан кайсыбер иген басулары зыян күрде – кайсыбер хуҗалыкларда хәтта үсемлекләр һәлак булды. Атап әйткәндә, Благовар, Бүздәк, Краснокама, Тәтешле, Уфа, Чишмә һәм Яңавыл районнары территорияләрендә уңышның бер өлеше юкка чыккан. Шул сәбәпле, бу атнада әлеге районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Тиешле күрсәтмәгә республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Документта әйтелүенчә, бу территорияләрдә туфракның артык дымлануы, көчле яңгырлар, җил һәм боз яву белән бәйле үсемлекләрнең 7 июльдән 31 августка кадәр һәлак булуы гадәттән тыш хәл дип танылган. Гадәттән тыш хәл режимы 31 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Авыл хуҗалыгы оешмалары культураларның һәлак булуыннан килгән зыянны һәм аларны зыян күргәнчегә кадәр үстерү чыгымнарын раслый торган документларны 25 сентябрьгә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырырга тиеш.

Мәгариф өлкәсендә дә шактый яңалыклар бар.

Башкортстан Хөкүмәтендә узган “Төзелеш сәгате”ндә концессия шартларында мәктәпләр төзелеше барышын карадылар. Республикада концессияле килешү кысаларында һәрберсе 1225 урынлы өч яңа мәктәп ачылачак. Аларның икесе – Уфаның Ленин һәм Дим районнарында, тагын берсе Нефтекаманың 14нче микрорайонында урнашкан. Уку корпусларын 2026 елда төзеп бетерергә тиешләр. “ПроШкола” компаниясе генераль директоры урынбасары Андрей Григоржевский хәбәр иткәнчә, проектлар планлаштырылган срокларда гамәлгә ашырыла.

XXI гасыр мәктәбе

20 сентябрьдә Радий Хәбиров Уфада төзелүче математика лицей-интернаты (РМЛИ) буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Учреждение төбәкнең гомум белем бирү системасының флагманы булачак. Ул 360 укучыга һәм 250 йокы урынына исәпләнгән. Уку йорты тоташ республикадан 6нчы сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр сәләтле балаларны кабул итәчәк һәм математика, информатика, программалаштыру өлкәсендә лидерлар әзерләячәк. Учреждениегә балаларны махсус олимпиада нәтиҗәләре буенча сайлап алырга планлаштыралар, ул 2026 елның 1 октябрендә эшли башлаячак.

“Зур объект, монда 4 миллиард сумга якын акча салына. XXI гасыр мәктәбе ясыйбыз, анда республиканың интеллектуаль элитасын тәрбияләячәкбез. Һәр районда талантлы егетләр бар. Безнең бурыч – бөтен Башкортстаннан укучыларны чакыра алырлык лицей-интернат булдыру”, – диде Радий Фәрит улы.

 “Шәп егет”

Әйткәндәй, шундый шәп егетләрнең берсе бу атнада Республика Башлыгының эш бүлмәсендә булды.

“Күмертау шәһәрендә яшәүче 6нчы сыйныф укучысы Әнвәр Вахитов белән быел Уфада узган Бөтенрусия балалар фольклориадасында танышкан идек. Ул анда безнең республиканы бик яхшы тәкъдим итте. Әнвәр – күп балалы гаиләдән бик талантлы егет, җырлый, курайда һәм кубызда уйный. Ә тагын ул миндә кунакта булырга хыялланган иде, һәм бүген мин аны үземнең эш кабинетыма экскурсиягә чакырдым. Бу очрашуларны безнең һөнәри юнәлеш бирү буенча зур эшебезнең бер өлеше дип санарга була. Аның кебек егетләр – республиканың киләчәге. Вакыт узу белән Әнвәрнең дә Башкортстан командасының бер өлеше булырга теләвенә шат булачакмын",– ди Радий Хәбиров.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас