Атна сулышы
14 Сентября , 07:12

Атна сулышы: узган 7 көн нәрсәсе белән истә калды?

Янә бер атна артта калды. Ул да, гадәттәгечә, республика өчен вакыйгаларга бай булды.

Янә бер атна артта калды. Ул да, гадәттәгечә, республика өчен вакыйгаларга бай булды.

Сәяси өлкә турында әйтсәк, Башкортстан белән Абхазия арасы тагын да якынайды, дисәк – һич арттыру булмас. 9 сентябрьдә Республика йортында Абхазия Президенты Бадра Гунба һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның хакимият органнары җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән очрашуы булды. Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар, шулай ук хезмәттәшлекне алга таба үстерү юллары турында сөйләштеләр.

Төбәк җитәкчесе ике яклы мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде, бу икътисади һәм социаль күрсәткечләрнең уңай динамикасында чагыла.

– Безнең очрашып торулар Башкортстан белән Абхазия арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен бик файдалы. Бүген, Русия белән Абхазия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 18 ел тулу көнендә, безнең республикада булуыгыз символик мәгънәгә ия, – диде Радий Хәбиров кунакларга мөрәҗәгать итеп. – Бергә эшләгән елларда без җылы эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырдык. Башкортстан һәм Абхазия арасында 2030 елга кадәр хезмәттәшлекне киңәйтү буенча Юл картасы гамәлдә. Һәм ике яклы элемтәләрнең төп драйверы – бу, әлбәттә, актив сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек.

Үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга Уфа белән Сухум арасында 2026 елның маенда ачылган туры авиаэлемтәне үстерү дә ярдәм итә. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу туристик алмашу өчен яхшы мөмкинлек бирә.

Абхазия делегациясенең Уфага килүе кысаларында Вузара студентлар кампусының геном үзәге базасында төбәк бизнесы вәкилләре белән очрашу булды. Эшкуарлар төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.

– Русия белән багланышлар – ил үсешенең өстенлекле юнәлеше. Монда төбәкләр белән хезмәттәшлек аерым урын алып тора. Башкортстан күп дистә еллар дәвамында Абхазия халкына ярдәм итте. Һәм бүген безнең ныклы дуслыгыбыз икътисадта, мәгарифтә, мәдәнияттә системалы эшне җайга салырга ярдәм итә, – диде Бадра Гунба.

***

Мәдәни тормышның тынып торганы юк. Ә узган атнада Радий Хәбиров мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы советның чираттагы утырышын уздырды. Ул Барысы да җиңү өчен! девизы астында узды.

Төбәк җитәкчесе шулай ук иҗат берләшмәләре катнашында мәдәни киңлекләрне Евразия НОЦ вузара студентлар кампусы мәйданчыгында урнаштыру мәсьәләсен карарга кушты.

– Бүген бөтен эшебез Барысы да җиңү өчен! девизы астында бара. Монда мәдәният өлкәсе аерым роль уйный. Безнең иҗат коллективлары репертуарына махсус хәрби операция геройлары турындагы әсәрләр һәм программалар керә. Без киләчәктә дә геройлар истәлеген сәнгать әсәрләрендә, урамнар, парклар, аллеялар, уку йортлары, мәдәни учреждениеләр исемнәрендә мәңгеләштерәчәкбез, – диде Башкортстан Башлыгы. – Бүген геройларның туганнары һәм иптәшләре музейларга аларның шәхси әйберләрен һәм документларын тарих дәлилләре итеп тапшыралар. Республика сугышчан дан музеена муниципалитетларда СВО темасына багышланган эчтәлекле экспозицияләр әзерләү буенча методик үзәк булырга кушам.

Радий Фәрит улы мәдәният учреждениеләре махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социомәдәни тернәкләндерү үзәкләре булырга тиешлеген ассызыклады һәм төбәкнең Мәдәният министрлыгына бу эшне республиканың СВО ветераннары Ассоциациясе белән берлектә оештырырга кушты.

***

Милли сәясәт исә – тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Бу уңайдан 9 сентябрьдә Радий Хәбиров туган тел һәм әдәбият укыткан яшь укытучылар белән очрашты. Вузара студентлар кампусы мәйданчыгында узган чарада төбәкнең 140 мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм университетларының профильле белгечлекләре студентлары катнашты.

Чара 8 сентябрьдә илдә беренче тапкыр Русия халыклары телләре көнен билгеләнүе уңаеннан да оештырылган иде.

– Күпмилләтле республикабыз өчен бу бәйрәм зур әһәмияткә ия. Ассызыклыйм, без бер яктан – Русия халкының бер өлеше. Ә икенче яктан – безнең үзебезнең үзенчәлегебез, милләтебез, тарихыбыз һәм мәдәниятебез бар. Шуңа күрә Русия халыклары телләре көне безнең өчен бик мөһим, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Ул  шулай ук Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшнең системалы булуын ассызыклады. Милли костюм һәм милли бию көнен оештыру, күп санлы тематик чаралар бу эштә мөһим карарлар булды.

***

Спорт өлкәсе ил күләмендә игътибар үзәгендә булды. Республикада Русия халыклары Спартакиадасы кысаларында спорт көрәше ярышлары узды. Аңа кадәр Уфада йөзү, ишү слаломы, фехтовкалау, триатлон һәм велосипед спорты буенча ярышлар узды. Атлетлар өчен Спартакиадада катнашу – эре халыкара турнирларга, шул исәптән 2028 елда узачак Олимпия уеннарында катнашуга – җитди адым.  

10 сентябрьдә Радий Хәбиров Спорт көрәше буенча Русия халыклары спартакиадасының мәртәбәле кунаклары белән очрашты. Алар арасында күп тапкырлар Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары, спорт көрәше буенча тренерлар булды.

Төбәк җитәкчесе Русия спорт көрәше федерациясенә Спартакиаданы оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Русия Федерациясе сенаторы, Русия Герое, өч тапкыр олимпия чемпионы Александр Карелин республиканың спорт инфраструктурасын югары бәяләде.

– Уфада төзелгән көрәш сарае Башкортстанның визит карточкасына, иң катлаулы турнирлар уздыру мәйданчыгына әйләнде. Шунысы да мөһим, республика башкаласын яңарту белән беррәттән сез тарихи мирасны да онытмыйсыз, мәдәни объектларны тергезәсез һәм музей эшен үстерәсез, – диде Александр Карелин.

***

Медицина тармагы янә яңа мөмкинлекләр белән тулыланды. 11 сентябрьдә Радий Хәбиров медицина учреждениеләренә балаларны карау өчен билгеләнгән дүрт күчмә мобиль комплекс ачкычларын тапшырды. Автомобильләрне “Гаилә” милли проектының “Ана һәм балачакны саклау” төбәк программасы кысаларында сатып алганнар һәм җиһазландырганнар.

– Башкортостан – авыл халкы күп булган төбәк. Мондый заманча күчмә комплекслар республика балаларына профилактик медицина тикшерүләрен үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, – диде төбәк җиткәчесе.

 ***

Үзенчәлекле балалар

Балалар дигәннәр, узган атнада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Геройлар территориясе” слеты оештырылды. 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 132 малай “Патриот” паркында чын геройлар белән очрашты, алардан хәрби күнекмәләр алды һәм үзләрен чын хәрби итеп тоеп карады. 12 сентябрьдә алар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән күзгә-күз очрашу бәхетенә ия булдылар. Балаларын озата клгән ата-аналар һәм волонтерлары сабыйларның күзләре януын күреп, мондый очрашулар үзенчәлекле балалар өчен аеруча тансык дип белдерделәр.

Изге эшләр берләштерә

Менә инде биш ел республикада “Атайсал” проекты тормышка ашырыла. “Атайсал” – якташларның тормышын яхшырак һәм уңайлырак итү максатында меңләгән кешене берләштерүче уникаль проектларның берсе. Меценат якташларны кече ватанга ярдәм итү өчен берләштерү идеясе 2021 елда Радий Хәбировка туган авылына сәфәре вакытында килә. Проектны гамәлгә ашыру чорында анда катнашучыларның күбесе кече ватаннары өчен игелекле һәм файдалы эшләр оештырды. Алар арасында Русиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче якташлар да байтак.

Узган атнада “Атайсал”ның “Ватан көче” исемле бишенче юбилей форумы булды. Башкортстан Башлыгы грантлары Фонды ярдәмендә оештырылган зур вакыйга 1000нән артык кешене – меценатларны, волонтерларны, махсус хәрби операция геройларын, илнең төрле төбәкләреннән килгән якташларны берләштерде. Форум программасына пленар дискуссияләр, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, милли костюм көне уңаеннан этнокүрсәтү, ачык лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр кертелгән иде. Эш сигез тематик мәйданчыкта оештырылды. Дискуссияләрнең төп темасы республиканың киләчәге өчен җәмгыятьне берләштерү булды.

8 меңнән артык катнашучы, 40 меңнән артык тормышка ашырылган проект, 2 миллиард сумнан артык туган авыл һәм шәһәрләргә  салынган шәхси инвестицияләр – “Атайсал” проектының бишьеллык йомгаклары шундый, әмма иң мөһиме – ул кешеләр язмышлары, туган җир, йөрәк җылысы салынган төп нигез.

“Алтын карусель”

Атна ахырына башкала халкы өчен бай ял программасы әзерләнгән иде. Шуларның иң зурысы Кашкадан паркында узган “Алтын карусель” фестивале булды. Бәйрәмдә көзге уңыш ярминкәсе оештырылды, ул җыр-моң, уеннар белән үрелеп барды. Продукция сатудан кергән барлык акчалар махсус хәрби операция ихтыяҗларына юнәлтеләчәк.

https://glavarb.ru/  Абхазия Президенты Бадра Гунба белән.
https://glavarb.ru/  Радий Хәбиров Спорт көрәше буенча Русия халыклары спартакиадасының мәртәбәле кунаклары белән очрашты
https://glavarb.ru/  Республикада Русия халыклары Спартакиадасы кысаларында спорт көрәше ярышлары узды.
https://glavarb.ru/  “Атайсал”ның “Ватан көче” исемле бишенче юбилей форумы узды.
Абхазия Президенты Бадра Гунба белән.Фото:https://glavarb.ru/
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас