Барлык яңалыклар
Антитеррор
4 июль , 13:50

Уфада эвакуация булган

Тикшерми булмый.

Уфада эвакуация булган
Уфада эвакуация булган

 

Тикшерми булмый.

 

Уфада, Сипайлово бистәсендә урнашкан «Звездный» сәүдә үзәгеннән, шәһәр үзәгендә урнашкан  «Галерея ART» мәдәни-сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуацияләргә туры килгән.

Бу гамәлләр биналарда гомер өчен куркыныч әйберләр барлыгы турында хәбәр ителгәннән соң үтәлгән.

“Звездный“ дан 100ләп, шул исәптә 10 баланы,  „Галерея АРТ“ тан 150 дән артык кешене, аларның ике дистәсе бала, чыгарганнар.

Урыннарда тиешле хезмәтләр эшли.  Хәбәрләр тикшерелә.

 Менә шундый заманда яшибез, дуслар... 

Фото: Башинформ.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: