Барлык яңалыклар
Антитеррор
3 сентябрь 2022, 09:05

Без дөрес юнәлештә

Уфа шәһәренең "Торатау" конгресс- холлында терроризм белән көрәштә бердәмлек көне уңаеннан түгәрәк өстәл булды.

Без дөрес юнәлештә
Без дөрес юнәлештә

Очрашуның темасы "Яңа геосәяси шартларда экстремизм һәм терроризмга каршы тору" иде. Анда Башкортстан Хөкүмәте премьер- министрының беренче урынбасары Азат Бадранов катнашты. Бу чара ел саен 3 сентябрьдә Бесланда булган канлы вакыйгаларны искә алып китүгә багышланды. Түгәрәк өстәл башланганчы Башкорт дәүләт университеты студентлары безнең илдә төрле террористик актлардан һәлак булганнарның якты истәлегенә акция оештырды: тынычлык билгесе булган ак күгәрченнәрне "Русия картасына" җибәрделәр. Бу - башкача мондый фаҗигаләр кабатланмаячак дигән өметне белдерә иде. Түгәрәк өстәл бер минут тынлыктан башланды. Фәнни-эксперт оешмалары, иҗтимагый оешмалар һәм власть органнары вәкилләре җыелды һәм терроризм белән бәйле булган актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр. Азат Бадранов билгеләп үтүенчә, безнең республикада 2018 елдан дәүләт сәясәте алып барыла. 2019 елда бөтендөнья башкортлар корылтаеның V сьездында республика җитәкчесе Радий Хәбиров: "Шовинизмны пропагандалаган һәм расизмга тәгәрәп төшеп баручылар белән безнең юлыбыз бер түгел",- дигән иде. "Мин үземә бирелгән вәкаләтләр кысасыннан чыгып бу мәсьәләдә аяусыз булачакмын",- диде ул. - Без Миңнегали Шәйморатовның исемен мәңгеләштерәбез, "шәйморатовчылар сыйныфлары" булдырдык, патриотик мобилизация белән актив шөгыльләнәбез. - Без сайлаган эчке сәясәт стратегиясе үзенең нәтиҗәле булуын һәм дөрес юнәлештә булуыбызны күрсәтте, - диде вице- премьер. Чыганак: pravitelstvorb.ru

Без дөрес юнәлештә
Без дөрес юнәлештә
Без дөрес юнәлештә
Без дөрес юнәлештә
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: