Барлык яңалыклар
Антитеррор
29 июль 2021, 11:40

Аноним хатлар сезгә дә килдеме?

Ялган хәбәр таратучыларны ачыклау бара.

Аноним хатлар сезгә дә килдеме?
Аноним хатлар сезгә дә килдеме?

Бүген, 29 июль көнне, республиканың хокук саклау органнары тарафыннан Уфаның сәүдә үзәкләренең, кибетләренең һәм белем бирү учреждениеләренең электрон почта адресларына террорчылык акты кылу мөмкинлеге турында массакүләм аноним хатлар җибәрү турында мәгълүмат алынды.

"Үткәрелгән тикшерүдән соң, теракт әзерләнүе турындагы мәгүлүматның ялган булуы ачыкланды.  Хәбәр таратучыларны билгеләү буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Практика күрсәткәнчә, шундый ук хәбәрләрнең авторлары Украина яки Сирия территориясендә урнашкан", — дип хәбәр иттеләр хокук саклау органнарында.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: