Барлык яңалыклар
Җанисәп-2020
11 ноябрь 2021, 14:29

Бу атнада җанисәп тәмамланачак

Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 14 ноябрьдә, Бөтенрусия халык исәбен алу чарасы тәмамланачак.

Бу атнада җанисәп тәмамланачак

БР статистика комитеты җитәкчесе Әкрәм Ганиев белдерүенчә, Башкортстан җанисәп алу буенча Русия Федерациясенең алдынгы беренче ун төбәге арасына керә. Чарада катнашучыларның якынча 10 проценты җанисәптә — үзаллы, ягъни “Дәүләт хезмәтләре” (“Госуслуги”) порталы аша катнашкан.

         Моңа кадәр хәбәр иткәнебезчә, санлы технологияләрне киң куллану — җанисәпнең төп үзенчәлеге. Төп яңалыгы — Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон җанисәп битен үзаллы тутыру мөмкинлеге тудырылуы. Җанисәп алучылар халык исәбен алуда кулдан язып кәгазьләр тутырып мәшәкатьләнмәде, ә планшет компьютерларда эшли. 

Автор:Кадикова Резида