Барлык яңалыклар
Җанисәп-2020
11 ноябрь 2021, 12:18

Без — лидерлар исәбендә

Башкортстан халык исәбен алу буенча алдынгы төбәкләр исәбенә керә.

Без — лидерлар исәбендә

Башкортстан халык исәбен алу буенча алдынгы төбәкләр исәбенә керә. Бу турыда Русия статистика комитеты җитәкчесе Павел Малков Русия президенты киңәшмәсендә әйтте. Безнең республикадан тыш Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Төньяк Кавказ, Ставрополь, Краснодар крайлары, Волгоград, Тула өлкәләре, Мордовия, Чукотка һәм Татарстанда чараны уңышлы башкарган.

         Башкортстанда 4 миллионнан артык кеше җанисәптә катнашкан. Русия буенча исә 133,5 млн. кеше язылган, бу исә гомум бәяләү саныннан 91,6 процент тәшкил итә.

         Әлеге җанисәп санлы технологияләр ярдәмендә алып барылуы аркасында оператив мәгълүматлар быел декабрьдә билгеле булачак. Җентеклерәк мәгълүматлар 2022 елның гыйнварында билгеле булачак.

Автор:Кадикова Резида