Барлык яңалыклар
Җанисәп-2020
4 ноябрь 2021, 10:10

Халык аңлап кабул итә

Белүегезчә, Бөтенрусия җан исәбен алу дәвам итә.

Халык аңлап кабул итә

Башкортстанда мәгълүмат җыю өчен кешеләр яшәгән 1 млн. 900 торак бинасында җанисәп алу үткәрелергә тиеш. Җанисәп алучыларның махсус зәңгәр жилеты, “Бөтенрусия халык исәбен алу 2020” дип язылган шарфы, әлбәттә, үзе белән танытмасы һәм паспорты булырга тиеш. Ә менә алар сездән бернинди дә документ сорарга тиеш түгел. Анкета сорауларына җавап бирү бары тик телдән алып барыла. Республикада халык исәбен алу белән 7431 җанисәп алучы, 1235 контролер шөгыльләнә.

Җанисәп алуда катнашучыларның барсы да планшет һәм шәхси саклану чаралары: битлек, перчаткалар белән тәэмин ителгән. Планшетлар җанисәп алучыга аралашу вакытын киметү мөмкинлеге бирә. Җанисәп алучылар йортлар һәм фатирлар буенча 9.00 дән 22.00 сәгатькә кадәр йөреп сораштыру үткәрә. Шуңа күрә, караңгы төшкәч тә кемнәр йөри икән инде ди, аптырап калмагыз. Һәрбер җанисәп алучы 500 ләп фатир яки йортны йөреп чыгарга өлгерергә тиеш бит.

Теләгән кешеләр шулай ук халык исәбен алу участокларына барып анкета сорауларына җавап бирә ала. Авылларда алар, башлыча, авыл биләмәсе хакимияте бинасында урнашкан.

Башкортстанның статистика комитеты белдерүенчә, җанисәп алу тыныч һәм оешкан төстә уздырыла. Миңа Миякә районының Җилдәр һәм якын -тирә Тимәш, Тәмер авылларында җанисәп алучы Альбина Вәлишина белән күрешеп, чараның ничек үтүе хакында сораштырырга форсат тиде. Бергәләп Җилдәр авылында яшәүче Лилия һәм Фариз Рәхимовларның йортына кердек. Хуҗалар ачык йөз белән каршы алдылар, әмма үзләре фотога төшәргә кыенсындылар.

–Коронавирус белән авыручылар янә арта башлагач, халык өйләренә килүне ничегрәк кабул итәр икән, куелган бурычны үтәп  чыгып булыр микән дигән шик зур иде башлаганда. Ни дисәң дә, 540 йортны урап чыгарга кирәк бит. Кайвакыт хуҗалар өйдә булмау сәбәпле, кайбер гаиләләргә ике, хәтта өч тапкыр да барырга туры килә. Бәхеткә, авылларыбыз халкы чараның җитдилеген аңлап, яхшы кабул итәләр. Җилдәр авылы минем участокта иң зурлардан санала.

Кайбер чакта планшет ярдәмендә алынган мәгълүматлар нигәдер тулысынча барып ирешә алмый. Андый очракта әлеге гаиләгә янә барырга туры килә. Шулай да планшет белән эшләү кулдан анкета тутыруга караганда күпкә җиңелрәк. Замана белән бергә алга атлыйбыз. Хәзер инде баштагы шик-шөбһәләр таралды. Аллаһы боерса, җан исәп алуны тулысынча һәм вакытында башкарып чыгачакбыз. Көннәрнең яхшы торуы да безгә зур ярдәм булды, ни дисәң дә урамда күбрәк йөрелә бит, – диде Альбина Вәлишина.

Җанисәп алу тәмамлануга санаулы гына көннәр калып бара. Бу чарада һәммәбез дә катнашырга кирәклеген аңлатып торырга кирәкмидер, дуслар.

Автор:Фаткуллин Рәдиф