Барлык яңалыклар
Җанисәп-2020
22 октябрь 2021, 14:41

Җанисәп турында нәрсә белергә кирәк?

Русиядә 12нче Халык саны исәбен алу кампаниясе башланды.

Альбина Фәрхетдинова. Уфаның Октябрь районында җан исәбен алуда катнаша.

Дүшәмбедән меңәрләгән җан исәбен алучылар фатир-йортлар буенча йөри башлады. Хәвефсезме бу?

Җанисәп ничек үтәчәк? Нәрсә өчен кирәк ул? "Башинформ" агентлыгы иң актуаль сорауларга җавап бирде. 

1.Җан исәбен алучылар хәвефсезлек таләпләрен үтиләр. 

Росстат мәгълүматлары буенча, Бөтенрусия халык саны исәбен алуда катнашучы переписчикларның 80%  COVID-19га каршы иммунитетка ия, ягъни я алар күптән түгел генә ковид белән авырган, я вакцина ясаткан. Әмма теләсә нинди очракта алар маскада булачак.  Переписчикны формасы буена танырга мөмкин: муенында - махсус шарф, кулында - сумка-портфель, өстендә -  Бөтенрусия халык саны исәбен алу-2020 логотибы төшкән, яктылыкны кайтаручы элементлары булган япма. Әйе, былтыр үтәсе җанисәпне күчерделәр, әмма кампаниянең формасын һәм логотибын алмаштырып тормаганнар. Переписчиктан паспорты белән күрсәтәсе рәсми таныклыкны сорап була. Берүк игътибарлы булыгыз! ЭЭМ гражданнарны кисәтте инде, җан исәбен алучы кыяфәтендә жуликлар яисә мошенникларның да килүе бар. 

Калган сорауларга җавапларны сылтама аша укый аласыз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова