Барлык яңалыклар
Җанисәп-2020
21 октябрь 2021, 21:00

Халык исәбен алучылар социаль челтәрләрдә Җанисәп-2020 турында сөйли

15 октябрьдә Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе старт алды.

Фото:Социаль челтәрләр
Фото:Юлия Бланк. / Социаль челтәрләр.

Башкортстанда җанисәп алучылар  җирле халыкны үзләренең шәхси аккаунтлары аша Бөтенрусия җан исәбен алу белән таныштыра, эш барышында кызыклы хәлләр һәм күзәтүләр турында уртаклаша.

Караидел районында җан исәбен алуда катнашучы Юлия Бланк үзенең аккаунтында караиделлеләрнең  әлеге кампаниягә уңай карашта булуларын яза һәм алар бу вакыйганың ил өчен никадәр мөһим икәнлеген аңлыйлар, ди. “Бер адрес буенча килгәч,  гаилә коронавирус инфекциясе аркасында карантинда булуын белдерә. Мин аларга телефон аша җан исәбен алырга киңәш иттем, алар теләп ризалашты. Шулай итеп, мин 5 кешедән торган күп балалы гаиләнең исәбен алдым”, дип яза Юлия Бланк.

Илеш районында да Бөтенрусия халык исәбен алуга әйбәт мөнәсәбәттәләр. Үзенең аккаунтында Югары Яркәйдә яшәүче  переписчик Айгөл Казыйханова  Илеш районында “шәфкатьле, намуслы һәм җаваплы кешеләр яши” ди.

Тавтология өчен гафу итегез, әмма мин бүген җан исәбен алучының исәбен алдым! Илгизә апа да  –Җанисәп-2020 командасында. Ә безнең командабыз дус, тату һәм көчле. Без барыбыз да бер районда һәм авылда яшибез, җан исәбен алучылар да, кампаниядә катнашучылар да – бер-беребезне яхшы беләбез. Шуңа безне һәр ихатада танып каршы алалар, сорауларга теләп җавап бирәләр. Халык исәбен алу кампаниясенә уңай караштагы кешеләр җитәрлек. Йортка да чакыралар, чәй эчәргә тәкъдим итәләр (баш таратам), переписчик килә дип күршеләренә шалтыраталар,  аларга кадәр озаталар, кемнең кайчан өйдә булуын да әйтәләр. Дөнья ничек кенә үзгәрмәсен, авылда игелекле, намуслы һәм җаваплы кешеләр яши. Балачагымнан Яркәйдә яшәячәкмен дип әйтеп килдем, чөнки миңа монда ошый! Һәм яшим дә!”

Чыганак: bashinform.ru

Фото:Айгөл Казыйханова. / Социаль челтәрләр.
Автор:Әлфия Шакирҗанова