Барлык яңалыклар
Җанисәп-2020
21 Май 2021, 09:48

Тагын кичектерәләр

Бер калган эш кала да кала ул, диюләре хактыр, күрәсең...

Мәгълүм булуынча, Бөтенрусия халык санын алу кампаниясе быел сентябрьдә үтәргә тиеш иде.
Әмма бу айда Дәүләт Думасына сайлаулар булачак. Шуны исәпкә алып, “Бердәм Русия” партиясе җанисәпне октябрьдә үткәрергә тәкъдим итте.
Партиянең генераль советы сәркатибе Андрей Турчак әйтүенчә, ике җитди вакыйгага берьюлы әзерләнеү шактый киеренкелек тудырырга ихтимал. Ә халык санын алуны беразга кичектерү отышлы булыр иде, дип исәпли ул.
“Октябрьгә кадәр сайлаулар үтәчәк һәм җанисәпне оештыру җайлы булачак”, – ди Турчак.
Ил Президенты Владимир Путин партиянең идеясен хуплаган.
Исегезгә төшерәбез, узган ел үтәргә тиешле бу чара, коронавирус эпидемиясе аркасында инде ике тапкыр күчерелде. Шулай да аңа әзерлек эшләре тукталып торганы юк. Росстат җитәкчесе Павел Малков Башкортстан алда торачак җанисәпкә югары әзер, дип бәя биргән иде.