Барлык яңалыклар
Җанисәп-2020
6 Май 2021, 14:02

Көйсез кияү йортка ут төрткән...

Үпкәләрлек нинди сәбәп булган соң?

Уфаның Королёва авылында бер йортка ут капкан.
Вакыйга урынына килгән хокук саклаучылар янгынның криминаль характерда булуын ачыклаган.
Алар йортка ут төртүдә шикләнелүчене тиз арада кулга алганнар. Ул йорт хуҗабикәсенең 32 яшьлек кияве булып чыккан.
“Якынча фаразлау буенча, иргә алкоголь сатып алырга акча бирмәгәннәр. Шуңа ул гаиләдә тавыш куптарган. Йорттагыларга үпкәләгән ир бензин белән канистр алып килә, ягулыкны бүлмәгә сибә һәм ут төртә. Үзе шунда ук машинасына утырып кача. Янгын чыгу сәбәпле, өч кеше тән җәрәхәтләре ала. Медицина хезмәткәрләре аларга урында ярдәм күрсәтә. Бәхеткә, аларның гомеренә хәвеф янамый. Балалар зыян күрмәгән”, – дип хәбәр итәләр республиканың Эчке эшләр министрлыгыннан.
Әлеге вакытта бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.