(Ахыры. Башы гәзитнең 19 март санында).
Бүздәкнең Ахун авылына баруыбызга биредә яшәүче халыкның авылларының бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртуы, үзләрен борчыган мәсъәләләрне уртага салып сөйләшергә әзер булуы сәбәпче булды.
Безне ап-ак карга чумып, әкияттәгедәй матур булып каршы алган Ахун авылында бүген 179 шәхси хуҗалык исәпләнә, анда 357 кеше яши. Авылның старостасы Талип Хөсәен улы Хафизов әйтүенчә, күпчелекне өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә, шулай ук балалар саны да шактый – Күзәй урта мәктәбенә йөреп 20 бала белем ала, аларны автобус ташый.
Ахун авылы һәрвакыт үзенең уңган, булдыклы, спортка мөкиббән киткән халкы белән дан тота. Авылда башка яклар кызыгырлык спорт залы бар икән.
Еллар дәвамында биредә Бүздәкнең “Олимп” өстәмә белем бирү мәктәбенең филиалы эшләп килгән: милли көрәш, волейбол һ.б. түгәрәкләр гөрләп торган. Бары 2019 елда гына да авыл спортчылары 27 Кубок яулауга ирешкән! Ләкин моннан ел ярым чамасы элек филиал эшләүдән туктаган. Сәбәбе - озак еллар дәвамында алыштыргысыз тренер булып, авылдашларын җиңүләргә алып баручы Хәлим абый Шәһәбетдиновның тиешле документы булмау икән. Бу мәсъәлә бар авыл халкын борчый, чөнки еллар дәвамында спорт залында шөгыльләнүче, анда балаларын-оныкларын да алып килүче ахунлыларга хәзер кайда барырга? Бу мөһим проблеманы тизрәк хәл итүгә ирешкәндә еллар дәвамында сакланып килгән традицияләр югалмас, спорт сөючеләр рәтләре сирәгәймәс иде. Юкса бит яхшы нәрсәләрне юкка чыгаруы гына бик тиз, ә менә тергезү өчен күп вакыт кирәк булуы бар.
Әйткәндәй, очрашу үткән әлеге бина элек мәктәп бинасы булган. 1998 елда ачылган мәктәп, балалар саны кимү сәбәбе белән, 2009 елда Күзәй урта мәктәбенә күчерелгән. Ә бит ул вакытта мәктәптә 58 бала белем алган. Бу аз сан булмаган, югыйсә. Бүген Ахун халкы мәктәпләрен саклап кала алмаганнары өчен үкенүен белдерә. Әлеге вакытта шактый зур мәйданлы бинаны җылыту дәвам итә, чөнки аның бер өлешендә балалар бакчасы һәм медпункт урнашкан. Шулай ук бәйрәмнәр, менә бүгенгедәй җыелышып киңәшләр корган вакытта да, клуб булмау сәбәпле, халык бирегә җыела. Ләкин, авылдан Күзәй мәктәбенә йөреп укытучы Гөлнара Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, бәйрәм чаралары, җыелышлар, сайлау кебек чаралар үткәннән соң бинаны җыештыру, гомумән, аны тәртиптә тоту өчен җаваплы бер кеше тәгаенләү, аңа ставка булдыру чарасын күрү мөһим.
Медпунктка килгәндә, авыл халкы фельдшер Рүзилә Хафизованың эшеннән канәгать. Ләкин алар элек күршедәге Күзәй авылында урнашкан ике катлы зур, егермедән артык кеше эшләгән дәваханәдә (бүген бина буш тора) дәваланган вакытларын бер дә онытмый. Соңгы елларда өлкән яшьтәгеләрне, табиб күзәтүендә исәптә торучыларны Түрештәге гомум практика табибы бүлекчәсе табибы, шулай ук фельдшерлар хезмәтләндерә. Юкса, торган саен 45 чакрым ераклыкта урнашкан Бүздәккә өлкән яшьтәгеләр нихәл барсын?
Юл йөрү дигәннән, Ахун халкын зур борчуга салган тагын бер зур мәсьәлә бар икән әле, ул да булса, авылга автобус йөрмәү.
-Элек көненә берничә тапкыр йөри иде, бүген килеп атнасына 1-2 тапкыр булса да юк. Авылда күпчелек халык – өлкәннәр, ә район үзәгендәге дәваханәгә барып кайтыр өчен генә таксига 800-1000 сум түләргә туры килә. Авыл халкына бу кадәр акчаны кайдан алырга?,- дип аһ-зары белән бүлешүен дәвам итә авыл халкы.- Белсеннәр иде безнең ничек интеккәнне, бәлки, берәр чарасын күрерләр иде. Беләсе иде: “Акча аз керә, автобус йөртү үзен акламый”,- дигән сәбәп белән халкы интеккән башка районнар да бармы икән безнең республикада?- дип кызыксыналар.
Чүп чыгару белән бәйле мәсьәләләргә дә кагылып үтте җыелучылар. “Без яхшы аңлыйбыз, җәен чүп-чар күп җыела, ә менә кышын да авылда урнаштырылган чүп җыю тартмаларында яткан бер-ике капчык өчен кайдан-кая зур машиналарны атнасына ике тапкыр куу кемгә кирәк икән,- дип үз фикере белән бүлешкән Лендар Хафизовның сүзләрен авылдашлары җөпләп утыра. – Чын-чынлап һава төяп йөрү бит бу! Экономияләү кирәк, оптимизация дигән булалар, кайда соң монда экономия?
-Безнең авылда “Өмет” гәзитен күп укыйлар. Басма бар проблемаларны да күтәрә, иң мөһиме: басылган нәрсәләрне контрольдә тотасыз,- диде сүз алып авылның элекке укытучысы Лена Мигать кызы Хафизова. – Бүгенге очрашуга авылыбыз халкын санлап, алар күтәргән мәсьәләләргә битараф калмый килүегез өчен рәхмәт.
Ахун авылы халкы, урындагы инициативаларга ярдәм итү программасында катнашып, 2022 елда авыл зиратын төзекләндерергә исәпли.Әйткәндәй, алар дәүләттән генә ярдәм көтеп утырмый, мөһим эшләрне башлап җибәргән дә инде. Мәсәлән, быел кышның салкын килүе сәбәпле, җир катламы 80 см.тирәнлегендә туңган, шуңа да зиратта кабер казу белән бәйле авырлыклар килеп тугач, күмәкләп акча җыеп, авыл зираты өчен бензин ярдәмендә эшли торган генератор белән перфоратор сатып алганнар. Авыл халкы бу эшне оештырган Айдар Атласовка һәм Шамил Сафуановка рәхмәт белдерде.
-Менә шул агрегатларны сатып алырга дип акча җыярга уйлаган идек, авыл халкы да, еракларда яшәүче якташлар да исәпкә күчерә торгач, җыелган акча 200 мең сумнан артып китте. 113 мең сумга әлеге корылмаларны сатып алганнан соң да 90 мең сум чамасы акча калды, киләсе елда авылыбыз белән ППМИ программасында катнашырга теләк белдердек. Исәп: мәңгелек йортыбызны – зират коймаларын төзекләндерү,- ди Айдар Айрат улы.
Күзәй авыл советы биләмәсендә урындагы инициативаларга ярдәм итү программасы ярдәме белән 3 ел эчендә Усман авылына керә торган юл (1200 м.) күтәрелгән, шулай ук Күзәй урта мәктәбе коймасы яңартылган. Быел гыйнвар аенда үткән җыелышта Печмәнтамак авылы халкы зират территориясен коймалау проектын сайлаган. Бу максатка 600 мең сумга смета эшләнгән дә инде. Халык тарафыннан финанслауның минималь проценты 3-10 процент тәшкил итә. Экономия булган очракта, акчаларның калган өлешен ритуаль хезмәтләр өчен инвентарь сатып алырга җыеналар. 2019 елда республика казнасы исәбенә югарыда язып үтелгән Күзәй-Ахун авыллары арасында юлга вак таш җәелгән, 2019 елда Чишмә авылына керә торган юл күтәрелеп, 500 м. аралыкка вак таш җәелгән. Димәк, биләмә күләмендә эшләр туктап тормый. Шулай да, күрүебезчә, хәл ителәсе мәсъәләләр дә бихисап шул әле. Күзәй авыл хакимиятенә киләчәктә, авыл советы депутатлары һәм халык белән киңәшләшеп, шуларның барысын да хәл итәргә тырышырга туры киләчәк.
Ахун авылында булып, анда яшәүчеләр белән күзгә-күз очрашу мине тагын да туган бишегебез булган кече авылларыбыз, аларның киләчәге турында уйларга салды. Кызганычка каршы, авылларыбыз картая, бүген анда гомер итүчеләрнең күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Ләкин моңа карап кына, кечкенә авылларның киләчәге юк дип кул селтәргә, анда яшәүчеләрне үз проблемалары белән ялгызларын калдырырга һич хакыбыз юк. Әнә бит, алар үзләре ничек тырыша, киңәшләшә, булган проблемаларны хәл итү юлларын табарларына ышана. Димәк, бар да яхшы булачак.
Миңа, журналист буларак, күп районнарда-шәһәрләрдә очрашуларда булырга туры килә һәм кайдадыр кискен торган проблемаларны да яшерергә тырышуның, кайдадыр, киресенчә, зур булмаган җитешсезлекләрне дә күпертеп, лаф оруларның шаһиты булганым бар. Ә менә Ахун авылы халкының булган мәсьәләләрне нәкъ барынча күтәреп, аларны хәл итү юлларын бергәләшеп, киңәшеп хәл итәргә омтылуы һәм бу максатка үзләре укыган һәм ышанган республика басмасын да җәлеп итүләре хөрмәт уятты.
Әлбәттә, бүгенге көндә бер генә басма да авылга юл да салдыра, автобус маршруты да ачып бирә алмый. Ләкин бит гәзитнең көче шунда: анда язылганнар белән бар республика, район җитәкчеләре, җаваплы оешмалар танышып бара. Ә инде матбугат басмаларында халыкны борчыган
проблемалар күтәрелә икән, димәк, алар аны хәл итү өчен бар тырышлыгын салырга бурычлы.
Ышанасы килә: якын киләчәктә Ахун авылы халкы күтәргән проблемалар да җаваплы даирәләр тарафыннан исәпкә алыныр, хәл ителер һәм якын киләчәктә алар безгә шалтыратып: булдырдык бит, дип, шатлыклары белән бүлешерләр.
Фотода: Гимаева Гөлнара Ринат кызы балалары белән.