Бүздәкнең Ахун авылынабаруыбызга биредә яшәүче халыкның авылларының бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртуы, үзләрен борчыган мәсъәләләрне уртага салып сөйләшергә әзер булуы сәбәпче булды.
“Өмет” редакциясенә хатлар күп килә, шалтыратулар аннан да күбрәк була. Кемнедер авыл урамында ут юклыгы, кемнедер клуб эшләмәве, кайсыберәүләрне юлларның төзек булмавы һ.б. борчый. Әнә шулай берәм-берәм шалтыратучылар байтак була. Ә менә Ахун халкы уйлашканнар да, авыл халкы иң күп яздырып укыган “Өмет” гәзитен дә чакырып, бар мәсъәләләрне уртага салып сөйләшергә булганнар.
Район үзәгеннән авылга безне күп функцияле үзәк җитәкчесе Айдар Атласов озатып килде. Ахунда туып-үскән Айдар ----- улын, инде күптән гаиләсе белән район үзәге Бүздәктә яшәсә дә, авылының киләчәге, якташларының көнкүреше борчый икән. Аның әйтүенчә, бар авылны борчыган иң зур мәсъәләләрнең берсе – 2019 елда авыл аша салынган юл. Ничек инде өр-яңа салынган юл борчу тудырырга мөмкин, әле республика киңлегендә юлсыз авыллар да фәлән кадәр, дип аптыраучылар табылыр арада. Мөмкин икән шул!Ярый, барсы хакында да тәртип белән бәян итик әле, дуслар.
Ахун авылы Күзәй авыл советына карый. Кызганычка каршы, без килер алдыннан гына авыл советы хакимияте башлыгы Рида Ингел кызы Даутова чирләп киткән. Безнең белән, авыл халкы белән очрашуга эшләр белән идарә итүчесе Светлана Эдуард кызы Ганееваны җибәрде.
Без Ахунга кергәндә төш үткән иде. Авыл уртасында урнашкан элекке мәктәп бинасы янында дистәдән артык кеше каршы алды. Бинаның зур гына фойесында да хәтсез кеше көтә икән.
-Кадерле авылдашлар! Күптән шулай җыелып, барыбызны да борчыган мәсъәләләрне уртага салып сөйләшү турында уйлаша идек. Ниһаять, җыелыштык, биредә авылыбыз турында чын күңелдән кайгырткан кешеләр килгән. Арабызда авылыбыз халкы иң күп алдырып укыган “Өмет” гәзите журналисты да бар. Республика матбугаты дәрәҗәсендә күтәреп чыккан сорауларыбыз югары даирәләрдә исәпкә алыныр һәм чаралар күрелер дип ышанам,- дип очрашуны башлап җибәрде Айдар Айрат улы.
Сүз 2019 елда Күзәй авылыннан чыккан җирдән башлап,Ахун авылы уртасыннан узучы вак таш (щебенка)салынган юл турында сөйләшүдән башланып китте.
Юл турында мәгълүмат: ике авыл арасына асфальт юл үткән гасырның 80нче елларында түшәлгән булган. Ул чакта халыкның сөенече чиксез булгандыр, чөнки такыр юлдан җилдереп кенә авылга кайтулары ни тора! Ләкин вакыт уза торган, аннан үзгәртеп кору чоры башланган һәм... беркемдә дә асфальт юлны төзәткәләп-ремонтлаштыру кайгысы булмаган инде. Әкренләп колхоз таралган, юл да үз ресурсларын үтәп, дистә еллар эчендә бер генә капиталь ремонт та күрә алмый, тәмам яраксызга әйләнгән. Авыл халкы асфальт катламы тәмам ашалып, чокырланып беткән юлны төзекләндерүне сорап кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән...
Ниһаять, 2018 елның сентябрендә асфальтны җимереп ташлыйлар һәм, озак та үтми, Күзәй һәм Ахун авыллары арасына, Ахун авылының Советская (1000 м), Карл Маркс урамының яртысыннан алып Киров урамының ахырына кадәр,чокырларны тигезләү ниятеннән, республика казнасы исәбенә вак таш җәяләр. Юлны тәртипкә китерәләр дип, авыл халкының куанычы эченә сыймый. Ләкин юл белән бәйле сынаулар моның белән генә тәмамланмый шул әле.
-Менә әле сез килгәндә авыл урамнары бер дигән: чөнки юлларны кар каплаган. Әгәр җәй көне килсәгез, шаккатар идегез: берәр машина-фәлән узып китсә, бар дөнья соры тузан эчендә кала,- ди ахунлылар.- Ә безнең җирлектә республикада шактый зурлардан исәпләнгән “Башкирагроинвест” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшләп килә һәм аның зур-зур йөк машиналары яздан көзгә кадәр, аеруча урып-җыю чорында, бертуктаусыз менә шушы юлдан үтә. Күз алдына китереп карагыз: көн буена балта эләрлек куе соры тузан эчендә утырган Ахун авылын! Тузан үзәк урамны гына түгел, башка урамнарны да күз ачкысыз итә. Күрсәгез иде безнең агачларның җәен дә аксыл-соры булып утырганын! Хәтта бакчаларда үскән чөгендер-кишер яфракларына кадәр яшел булып түгел, ә агарып күренәләр.
Безгә, авылга юлланганга кадәр, җәйге Ахун юлларын видеодан карау “бәхете” тигән иде. Чынлап та, аннан күренүенчә, авыл буйлап туктаусыз зур йөк машиналары чаба, алар артыннан өермә булып вак таш онталудан барлыкка килгән куе тузан болыты күтәрелә... “Авылларыбызда чиста-саф һава, анда тик шифалы яшелчә-җимешләр генә үсә”,- дип ничек ышанырга моннан соң? Менә шушы сорау белән ахунлылар БР власть органнарының электрон кабул итү бүлегенә, Роспотребнадзорның БР буенча идарәсенә, Бүздәк районы хакимиятенә хатлар юллаган. Андаа алар җентекләп, Күзәй һәм Ахун авылларында, вак таш түшәү сәбәпле юллардан күтәрелгән тузан аркасында, биредә яшәүчеләрнең яшәү шартлары канәгатьләнерлек хәлдә булмавы турында бәян иткән булган.
2020 елның 25 сентябрендә авыл юлында Роспотребнадзорның БР буенча идарәсенең төбәк бүлеге тарафыннан комиссия тикшерүе үткәрелгән һәм, “атмосферага зарарлы матдәләрнең чыгарылуы чамадан артмый” дигән белешмә бирелгән. Бүздәк районы хакимияте башлыгы урынбасары С.Р. Сәйфуллин җибәргән хатта исә: “Әлеге Күзәй-Усмановский юл участогы “БР Юл хуҗалыгы идарәсе” тарафыннан хезмәтләндерелә. Шуның белән бәйле, Бүздәк районы хакимияте тарафыннан, юлны ремонтлау өчен өстәмә финанс чыганаклары бүлүне сорап, хат җибәрелде”,- дигән сүзләр бар.
-Роспотребнадзор комиссиясенең тикшерүләре белән килешмибез, чөнки алар тикшергән вакытта юлдан зур йөк машиналары үтми торды, шуңа алар шундый нәтиҗә чыгарды,- ди ахунлылар бер авыздан.- Менә озакламый тагын җәй җитә, ләкин без аны элекке кебек өзелеп көтмибез, чөнки беләбез: тагын күз ачкысыз тузан болыты астында интегәчәкбез...
Авыл халкын аңларга мөмкин, кайсыбызның ямьле-кызу җәй айларын тын алырга интегеп, тузанга батып үткәрәсе килсен? Икенче яктан караганда, бүген ике авыл арасына, шулай ук Ахун авылының үзәк урамына асфальт түшәү өчен күпме акчалар кирәгәчәк? Ул чыганакларны таба алырлармы?
-Без авыл урамына гына булса да асфальт җәюне сорыйбыз. Әнә бит тирә-яктагы авылларның урамнарына асфальт салулары турында гел ишетеп-укып торабыз, безнең авыл халкының да моңа хакы бардыр бит,- дип сүзне дәвам итә авыл халкы.- Бер генә мисал: районда нефть табучы предприятиеләр үз объектларына алып баручы юлларны гел тәртиптә тоталар. Шулай булгач, бездә үз эшчәнлеген торган саен киңрәк җәелдерә барган “Башкирагроинвест” җәмгыяте дә 3 чакрым юлны гына тәртипкә китерә алыр иде...
Ахунлылар зур үтенеч белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка да хат юллаган, алар төбәк Башлыгының ярдәм күрсәтеренә зур ышаныч белән яши.
Бу көнне авыл халкын борчыган башка мәсъәләләр да күтәрелде.Мәсәлән, гомер буена Ахун авылының күрке булган, җәйләрен бар халык су кереп, ял итәргә яраткан күлне авылның бер фермеры, арендага алып, киртәләп алган икән.
-Инде шактый вакыт үтте, яр буйлары актарылып ташланган күлебезне күреп йөрәк әрни, ә эшнең алга баруы күренми, хәтта үзәк күперне ябарга җыеналар дигән сүзләр дә йөри, бу дөресме?,- дип мөрәҗәгать итә авыл депутаты Лендар Хафизов авыл хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Светлана Эдуард кызына.- Болай барса, кемнеңдер үзенең коммерция мәнфәгатьләрен алга чыгарып, авылдашларны табигать бүләге – күлебездән яздыруы да бар.
-Күл киләчәктә төзекләндерелеп, авылның күркәм урынына әвереләчәк,- дип җавап бирә Светлана ханым.- Әле анда зур чыгымнар белән төбе чистартылды. Әле төзекләндерү эшләре бара.
Фотода: Дүрт бала тәрбияләүче (икесен опекага алганнар) Элина Нуриманова: Балаларыбызны авылда саф һава сулатып үстерәсебез килә”.