Исәнмесез, “Өмет” гәзите хезмәткәрләре! Сезгә кайнар сәламнәр белән Туймазы районы Түбән-Бишенде авылыннан Гүзәлия апагыз мөрәҗәгать итә. Мин “Өмет”не күп еллар алдырам, яратып укыйм. Ике тапкыр конкурста катнашып, язганнарымны гәзит битләрендә бастырган идегез. Аңа оныкларның шатланганын күрсәгез!
Менә әле дә соравым тугач, иң башта яраткан гәзитемә мөрәҗәгать итәргә уйладым. Бакчабыз артында Бишенде елгасы ага. Анда өянке агачлары үсә. Тик елгабыз көннән-көн саега. Суда кондызлар күбәеп, барлык яшь агачларны аудара. Мин үзем табигатьнең бар мизгелен дә яратам. Ләкин климат хәзер нык үзгәрде.
Эш шунда – без моннан ун ел элек унике метр тирәнлектә кое чокыткан идек. Соңгы вакытларда суның үзгәргәнен сизәбез. Чиләккә салып кайнатканда су зәңгәрсу төскә кереп, күбекләнеп, күбеге чиләк өстенә җыела. Канауга агызганда да күбекләнеп ага.
Аптырагач, суга анализ эшләтергә булдык. Аның нәтиҗәсендә “хлорное железо” дип язылган. Аңлавыбызча, бу су хәзер эчәргә яраксыз. Соравым шул иде – әгәр дә без икенче урынга кое казытсак, тагын да начар су чыгар микән? Шул хакта берәр белгеч аңлатып, җавап бирсен иде. Түземсезләнеп, җавап көтеп калабыз. Зур ихтирам белән, Гүзәлия апагыз.
Туймазы районы.
Гүзәлия апа редакциягә юллаган хаты белән бергә үзләре эчә торган кое суының анализ нәтиҗәсен дә юллаган. Анализга заявка 2019 елның 27 ноябрендә бирелгән, шул ук елның 9 декабрендә нәтиҗә ясалган. Ике биттән торган протоколда – анализ нәтиҗәләре һәм суның химик анализы. Таблица рәвешендә эшләнгән нәтиҗәдә – гомум минерализация, суның катылыгы, нитритлар, нитратлар, сульфатлар, хлоридлар, фторидлар, суның төсе һәм суда тимер күләме кебек мәгълүматлар күрсәтелгән. Таблицада “суның катылыгы” һәм “тимер (хлорлы тимер)” графалары кара хәрефләр белән ассызыклап куелган. Бу күрсәткечләргә карап, алар нормадан артык дип уйларга нигез бар.
Ләкин шулай да ачык җавапны белгечләр әйтергә тиешлеге көн кебек ачык. Шуңа да без республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына (телефоны 218-03-98) шалтыратып, редакциягә килгән хатның эчтәлеге белән таныштырдык. Һәм алар безгә болай дип җавап бирделәр:
- Ишек алдында кое булу - хуҗалык-көнкүрештә дә, эчәр суга мохтаҗлыкны хәл итүдә дә иң гади юл. Әмма мондый юл белән сулы булуның үзенең кимчелекләре дә бар. Шуларның иң киң таралганы – су пычранырга мөмкин. Шуңа күрә коесы булганнарга даими рәвештә аны чистартып торырга һәм су сыйфатын контрольдә тотарга туры килә. Бу эшкә битараф караганнар да бар. Нәтиҗә буларак, коеда су болгана, начар ис килә башлый, тәме тәмсезләнә, төсе үзгәрә. Әгәр коеда фильтр булмаса, я ул дөрес куелмаса, суның тәмсезләнгәнен, бозылганын көт тә тор.
Су чыганагына төрле химик матдәләр дә эләгергә мөмкин. Нәтиҗәсә, ул эчәргә яраксызга әйләнә. Әйтик, туфракта кайсыбер компонентлар булып, алар суга эләгеп эресә, аның исен үзгәртә. Болар – аммиак, марганец, тимер, сероводород кебек матдәләр. Суга шулай ук хлор яки нефть продуктлары да эләгергә мөмкин.
Әгәр су күбекләнеп торса, моның төп сәбәпләре берничә:
күп күләмдә органик кушылмалар булуы; суда әчелек күрсәткеченең югары булуы. Әгәр кое яки скважина суыннан резина, нефть продуктлары, керосин, пластмасс һәм башка химик матдә исләре килсә, су чыганагына яки гидротехник корылмага сәнәгать предприятиеләреннән химикатлар белән бергә пычрак сулар эләккән дигән сүз. Бу очракта су болганчык, пычрак гына түгел, ул әле күбекләнеп тә торачак. Без хатның авторына коены икенче урынга казып карарга киңәш итәбез.