Барлык яңалыклар

Сораулар күп җыелды

Илдә, шул исәптән республикабызда “чүп-чар реформасы” эшли башлаганга өч ай вакыт үтеп бара. Гражданнарның чүп-чар чыгаруга бәйле сорауларына ачыклык кертү максатыннан “Эко-сити” төбәк операторының белешмә хезмәте әзерләгән җавапларны тәкъдим итәргә булдык.

Илдә, шул исәптән республикабызда “чүп-чар реформасы” эшли башлаганга өч ай вакыт үтеп бара. Гражданнарның чүп-чар чыгаруга бәйле сорауларына ачыклык кертү максатыннан “Эко-сити” төбәк операторының белешмә хезмәте әзерләгән җавапларны тәкъдим итәргә булдык. Чүп-чар чыгару буенча килешүне кайда һәм ничек төзергә? Нинди документлар кирәк?
– Килешүне муниципаль берәмлекләр территориясендә урнашкан Энергия сатучы компания офисларында төзергә була. Гариза белән бергә торак йорт хуҗасы булуны раслаучы паспорт күчермәсен, пропискада булучылар санын күрсәтүче белешмә, милеккә хокук булуны раслаучы башка документ күчермәләре тапшырыла.
Күп фатирлы йортларда төбәк операторы килешүне идарә итүче компания белән төзи.
Чүп чыгарган өчен түләү ничек исәпләнә?
– Түләү фатирда яки торак йортта яшәүче кеше санына карап исәпләнә. Чүп аена бер мәртәбәдән ешрак чыгарылган торак пунктларында бу хезмәт өчен бер кешедән 70 сум алына.
Пропискада булган кешеләр саны турындагы мәгълүматларны каян алалар?
– Бу мәгълүматны төбәк операторлары күчемсез милек реестрларыннан, торак-коммуналь хуҗалыгы мәгълүмат базаларыннан алалар. Квитанцияләрдә төгәлсезлекләр дә булырга мөмкин. Әйтик, пропискада булучылар саны дөрес күрсәтелмәскә мөмкин. Яки, торак йорт, фатир хуҗасының исем-фамилиясе дөрес язылмавы очрый. Мондый очракта төбәк операторы абонентлардан дөресләп язылган мәгълүмат җибәрүләрен сорый. Шулай иткәндә, алдагы айда квитанция дөрес тутырылып киләчәк.
Мин барлык чүп-чарны яндырам, янганнан калганын бакчамда күмеп куям. Шулай булгач, миңа түләмәскә буламы?
– Чүп-чарны башкалар сәламәтлегенә зыян китерми торган юл белән үтильләшетерергә кирәк. Аны яндыру, бакчага күмү мондый хәвефсез юлга керми. Чүп-чарны яндыру һаваны зарарлы матдәләр белән пычратуга китерә. Чүпне үзаллы чыгарырга ярамый. Бу эшне төбәк операторы белән килешү төзегән, лицензиясе булган транспорт компаниясе башкарырга тиеш.
Чүп-чар чыгарган өчен түләү буенча кемнәр льготага ия?
– Башкортстанда гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарын, шул исәптән чүп-чар чыгарган өчен чыгымнарын компенсацияләүче ике социаль ярдәм чарасы эшли: айлык акчалата компенсация һәм субсидия. Болар - Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына; инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә; радиация тәэсиренә дучар ителгән гражданнарга; тыл хезмәтчәннәренә; хезмәт ветераннарына һәм аз керемле күп балалы гаиләләр.
Әгәр авылда контейнер куела торган мәйданчык булмаса, чүп ничек чыгарыла?
– Район хакимияте авыл советы белән бергәләшеп чүп-чар чыгарыла торган урынны билгеләп, контейнер урнаштырырга тиешләр. Әгәр андый урын билгеләнмәсә, контейнер урнаштырылмаса, чүп-чарны капчыкларга тутырып чыгару мөмкинлеген оештырырга була. Андый вакытта капчыкларны билгеләнгән конкрет вакытта чүп ташый торган машина үтүче юл читенә чыгарырга кирәк булачак.
***
“Эко-Сити” төбәк операторы гражданнардан килгән сорауларга ачыклык кертү максатыннан “кайнар линия” телефоны булдырды: 8 800 700 49 00.
Өстәмә телефоннар:
8 (3472) 980-490; 8 965 93 94 900
Читайте нас: