Барлык яңалыклар

Каһәрле борылыш: КамАЗ җимергән йорт хуҗаларына кем ярдәм итәр?

Үткән атнада редакциябез почтасына килгән хатлар арасында түбәндәгесе башкаларыннан аерылып тора. Хатта – җан әрнүе белән язылган юллар, нинди дә булса ярдәмгә өмет итү, чарасызлык. Эчтәлеге белән танышып чыккач, без аның авторы белән дә, бәлагә таручыларның үзләре белән дә, район вәкилләре белән дә сөйләштек. Соңгылары хатта язылган Мортазиннар гаиләсен бу бәла белән үзләрен генә ялгыз калдырмаячакбыз дип ышандырды.

Үткән атнада редакциябез почтасына килгән хатлар арасында түбәндәгесе башкаларыннан аерылып тора. Хатта – җан әрнүе белән язылган юллар, нинди дә булса ярдәмгә өмет итү, чарасызлык. Эчтәлеге белән танышып чыккач, без аның авторы белән дә, бәлагә таручыларның үзләре белән дә, район вәкилләре белән дә сөйләштек. Соңгылары хатта язылган Мортазиннар гаиләсен бу бәла белән үзләрен генә ялгыз калдырмаячакбыз дип ышандырды. Кадерле редакция! 2018 елның 14 декабрендә искиткеч фаҗига булды – Кырмыскалы районында яшәүче Мортазина Фәния Әсхать кызы күз ачып йомганчы, бер дә уйламаган җирдән йортсыз калды.
Кызлары Лилия, Гөлшат, улы Илшат, туруннары Азалия, Камилә һәм Ирина түр яктан чыгып, бәләкәй якта кичке ашны ашап утырганда дөмберт иткән тавыш ишетелә. Фәрештәбез канатын җәеп Фәнияне һәм балаларын, туруннарын үлем кочагыннан тартып алган диярсең – өйгә йөк төягән зур КамАЗ машинасы килеп керә. Олы яктан йорт җимерелеп төшә.
Стәрлебаштан алыпсатар И.Ф. Йосы-
повның зур тизлек белән килгән машинасы, борылышка сыеп бетә алмый юлдан төшеп китеп, бу гаиләнең өенә килеп керә.
Бу борылышта мондый хәлләр бер бүген генә күзәтелми. Юл – өстә, йортлар – аста. Шәбрәк килгән машиналар юлдан читкә чыгып очалар. Ничә еллар кешеләр зыян күреп торалар. Хәзер руль артына утырган водительләр бары да каядыр ашыга, зур тизлек белән йөри. Әгәр шушы борылышта юл билгеләре куеп, бордюрлар эшләп куйган булсалар, бу күңелсез хәл килеп тә чыкмас иде. Әгәр гаилә әгъзалары түр якта булган булсалар, бүген Кырмыскалы районында бер йорттан җиде мәет җирләрләр иде. Ходай саклагандыр инде.
Бу фаҗигадан Фәнияләр гаиләсенә тау ишелеп төшкән кебек булды. Куркудан 3нче сыйныфта укыган Камилә телсез калды, сөйләшә алмады. Табиблар, психологлар килеп, фаҗига күргән гаиләгә үзләренең ярдәмнәрен күрсәттеләр.
Шулай итеп, декабрьнең ачы салкын көнендә Фәния гаиләсе белән урамда калды. Район хакимияте кунакханәдән бер бүлмә бирде. Ике ай тирәсе гаилә шунда яшәде. КамАЗ йортка килеп кергәч, полиция хезмәткәрләре килде. Машина водителе өйгә бура сатып алып китерәм дигән иде, 3 ай үтте, ләкин һаман булса күренгәне юк.
Фәния 35 ел военкоматта бухгалтер булып эшләде. Бер көн эшсез утырмады. Район хакимиятенә дә мөрәҗәгать итеп карады ул. Без акчалата ярдәм кулы суза алмыйбыз, процентын азрак билгеләп, бурага агач кына бирә алабыз, диделәр. Башкортстан телевидениесеннән дә килделәр. Ләкин файдасы булмады. Район халкының бу хәлгә йөрәге әрни. Гомер буена җыйган дөньясы кемнеңдер гаебе аркасында юкка чыкты, диләр.
Хәзер кая барырга, кайдан дөреслек эзләргә дә белмибез. Мортазиннар арытаба ничек яшәр? Бергәләп ярдәм кулы сузсак иде шушы тырыш гаиләгә.
Зилә Васикова.
Кырмыскалы районы.
Бу хәлгә ачыклык кертү максатыннан иң беренче чиратта хат авторы Зилә ханыма шалтыраттык. Ул үзенең бәлагә юлыккан Мортазиннар гаиләсенә ире яклап туган тиешлеге, бүгенге көндә пенсиядәге укытучы булуы турында әйтте:
– Хатны “Өмет” гәзитенә Фәния Мортазина гаиләсенә ярдәм итәргә теләп, бу хәлгә йөрәгебез әрнегәнгә юлладык, – диде ул безгә телефоннан. – Йөк машинасы Фәнияләр йортына барып кергәч, алар ике айлап кунакханәдә яшәде. Аннары Фәниянең зур кызы ипотекага шәхси йорт сатып алган иде. Берникадәр тәртипкә китереп, төзәтәсен төзәтеп, вакытлыча шунда күченделәр. Бу хәлләргә сәбәпче булган водитель 1 апрельгә кадәр бура китерәм дип вәгъдә биргән. Аны үти алырмы, белмибез.
Фәния Мортазина сөйләгәннәрдән:
– 2018 елның декабрь урталарында йортсыз калдык. Район хакимиятенә мөрәҗәгать иткәч, кызганычка каршы, мондый очрак уңаеннан акчалата ярдәм күрсәтү каралмаган, әмма мөмкинлектән чыгып, йортны тергезгәндә төзелеш материаллары белән ярдәм итәрбез, диделәр. Авыл биләмәсе дә берникадәр төзелеш материаллары белән ярдәм итте – башлыча идән такталары бирделәр. Азык-төлеккә зур кытлыгыбыз юк – мин пенсия алам. Кызларым да, улым да эшлиләр. Бар тырышлыгыбызны, көчебезне туплап, элекке урында йортыбызны тергезергә иде. Ул участокта мунчабыз, сарай бар. Күршеләрем бик әйбәт.
Флизә Наил кызы Макеева, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
– Мортазиннар гаиләсе тарыган бу хәл белән яхшы танышмын. Аларны бу бәладә ялгыз калдырмаска тырыштык. Районның яшь эшкуарлар советы ярдәме белән мөмкинлектән чыгып кием-салым, азык-төлек, зур булмаса да, электр плитәсе, суыткыч белән тәэмин иттек. Район җитәкчелеге җәйгә аяк басып, йортны тергезү эшләре башлангач, ярдәм кулы сузачакбыз дип ышандырды. Алдагы айларда бу хәл буенча суд булыр инде ул. Әлегә водитель егеттән хәбәр-хәтер юк.
Читайте нас: