“Өметләнеп ераклардан килгән ветеранны мыскыл итеп, дежурный бүлмә бирүләре бер генә дә матур күренеш түгел инде. Элек бу санаторийны бик мактыйлар иде бит. Минем сугышта катнашкан картыма колхоз гел бушлай юллама бирә иде. Ял итеп кайткач, картым бик мактый иде. Үзе 90 яшьтә дөнья куйды. Соңгы елларда шифаханәдә дәваланучыларга шундый мөнәсәбәт булса, бик аяныч инде.
Икенчедән, “бушның атасы-инәсе үлгән” дигән сүзләрне бүген еш ишетәбез шул. Автор бик дөрес язган, ничек бар, шулай язган. Хезмәткәрләр тиешле җәзаларын алырлар дип өметләнеп язгандыр. Әмма “карга күзен карга чукымый” дигән сүзләр дә бар бит әле.
Менә шунда өч стакан су эчәр өчен Уфаларга бару кирәк микән? Ходай биргән нигъмәтләрне кулланырга кирәк, минемчә. Саф һавада йөрегез. Һава әле сатылмаган. Урманнарга чыгыгыз, чәчәкләр җыегыз, чәчәк ванналары ясап керегез. Кымыз ясаучылар күп. Сатып алыгыз да эчегез. Шифалы үләннәр җыеп, ингаляция ясагыз. Әйтер сүзем шул: үзеңне үзең кара, йөрәккә булсын дәва. Дөньяны басты комсыз Алабай, ә син үзеңчә яшә, бернәрсәгә карамый.
90 яшькә җиттем. 40 ел стажым бар. Бер көн санаторий күрмәдем, “досрочно” үлмәдем, дип шаяртып, күңелегезне күтәреп җибәрүче