Барлык яңалыклар
Алло, “Өмет” тыңлый
15 гыйнвар 2018, 15:43

“Күчтәнәч” кибете

Уфада яшәүче Андрей Таюсов “Күчтәнәч” бренды астында азык-төлек сата башлый. Интеллектуаль милекне яклау буенча республика үзәге җитәкчесе үзенең шундый сәүдә билгесен теркәде.


“Мондый уй башыма кинәт кенә килде, – ди ул.– Продукциямне башта үзебезнең рес-

публикабызда, аннан күршеләрдә сатарга уйлыйм. Әлеге вакытта инвесторлар эзлим”, – ди ул.

Әлегә брендның үз дизайны юк, бәлки, ул һәр товарга карап аерым булыр. “Күчтәнәч” кибете киштәләрендә бал, кулинария, сөт продукциясе, кымыз булачак.

Күчтәнәч сүзе безнең өчен бик якын, чөнки татар, башкорт халкы элек-электән кунакка күчтәнәчсез йөрмәгән, килгән кунакны да күчтәнәч белән озаткан. Тик менә таныклыкта матур сүзебезне бозып язулары гына мәгънәсез килеп чыккан. Алай ярамый бит, җәмәгать.
Читайте нас: