Барлык яңалыклар
Победа. Акции
19 сентябрь 2022, 15:43

Муса Гәрәев һәрвакыт безнең күңелләрдә!

Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 тулу уңаеннан аэрофестиваль үтте.

Муса Гәрәев һәрвакыт безнең күңелләрдә!
Муса Гәрәев һәрвакыт безнең күңелләрдә!

 Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 тулу уңаеннан аэрофестиваль үтте.

 

Фестиваль ике көн дәвамында барды.Анда авиамодель спорты белән шөгыльләнүче Чиләбе, Екатеринбург, Южноуральск, Краснотуринск, Трехгорный, Пермь, Магнитогорск, Уфа, Стәрлетамак, Янавыл,  Әбҗәлил районы осталары катнашты.

Аэрофестивальнең тантаналы ачылышы «Амакс Сити-отель» конференц-залында үтте. Анда Муса Гәрәевның улы – Евгений Муса улы Гәрәев катнашты. Балалар Бөек Ватан Сугышы Героеның биографиясе белән танышты, аның тормышы һәм хәрби очышлары турында видеофильм карадылар.

Фестивальнең беренче көнендә Уфа, Геройның хәрби эзләре буйлап һәм УДАТУның авиация двигательләре музеена экскурсия кылдылар.

Ахырда «Амакс Сити-отель»дә Русия укучылары хәрәкәте тарафыннан оештырылган уен программасында катнаштылар.

18 сентябрьдә Р. Баталова исемендәге спорт әзерлеге Үзәгендә чараны ябу тантанасы үтте. Чарада F-1H, F-1A, F-1B ирекле очучы модельләре һәм  схематик самолет, схематик планер һәм  пилотсыз очучы аппаратлар «Дрон-рейсинг» классы буенча авиамодель спорты ярышларында  җиңгән һәм призер булган укучыларга бүләкләр тапшырылды. «Геройның очышы» сурәтләр ачык конкурсында катнашучылар да бүләкләнде.

Чараның иң чагу мизгеле «ДОСААФ» оештырган авиа-шоу булды. Тамашачылар самолетлар очышын һәм парашютчыларның Башкортстан, Русия,  Башкортстан Башлыгы грантлары флаглары белән очуын күзәтте.

Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган бу чара төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләренең бердәм булып ярышларда катнашуын, бәйрәм итүен, кирәк булса, бер сафка басып, илне якларга әзер булуын һәм моның гасырлар дәвамында шулай килүен раслый.

 

 

 

Муса Гәрәев һәрвакыт безнең күңелләрдә!
Муса Гәрәев һәрвакыт безнең күңелләрдә!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: