Барлык яңалыклар
Победа. Акции
8 сентябрь 2022, 13:56

«Хәрби биеклек»

Уфада – фестиваль!

«Хәрби биеклек»
«Хәрби биеклек»

Уфада – фестиваль!

 

Уфада VII Республика «Хәрби биеклек» патриотик автор җырлары фестивале узачак. Ул 18 сентябрьдә, «Торатау» Конгресс-холлы амфитеатрында уза.

Киңкүләм проектта Башкортстан Республикасы һәм Русиянең төрле төбәкләреннән “Десантчылар туганлыгы» (Ульян шәһәре), «Блокпост»  (Димитровград шәһәре),  «Контингент»  (Ырынбур шәһәре), Артур Саянов (Севастополь шәһәре), Владимир Воронов  (Череповец шәһәре), Игорь Дрягилев, Валерий Петряев (Ярославль шәһәре) катнашачак.

Сәхнәдән автор-башкаручылар, солистлар һәм музыкаль төркемнәр башкаруында сугыш һәм тынычлык, Туган ил, Ватан армия, дуслык, намус темасына багышланган хәрби-патриотик җырлар яңгыраячак.

Хедлайнерлар: җырчы һәм композитор, РФнең атказанган артисты Денис Майданов һәм РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Павлов җитәкчелегендәге «Уралбэнд» тынлы оркестр (Екатеринбург).

 Чара 17 сәгатьтә башлана.                                                  

«Хәрби биеклек» патриотик автор җырлары фестивале бөтен Русиягә билгеле.

Проект үсеп килүче яшь буында туган илгә, Ватанга сөю, патриотик рух, туган илгә тугрылык хисләре һәм батырларга хөрмәт тәрбияләүгә багышлана.

2014 елда Русия Әфган ветераннары һәм «Ветеран» Башкортстан төбәк  иҗтимагый оешмасы активы күбрәк кешеләрне патриотик рухта тәрбияләү өчен бу фестивальне булдыру тәкъдиме белән чыкты.

 Шул ук елның 19 июнендә Уфада «Биатлон» стадионында  беренче фестиваль зур уңыш белән үтте.

«Хәрби биеклек»
«Хәрби биеклек»
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: