Барлык яңалыклар

АБЛАЙНЫҢ ДАҢЛЫКЛЫ УЛЫ

Картәтиемнең ике туган абыйсы Әхмәтгани Насыйбулла улы Ханмурзин - Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән шәхес.

Картәтиемнең ике туган абыйсы Әхмәтгани Насыйбулла улы Ханмурзин - Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән шәхес. Ул 1916 елны Аблай авылында туып, 1941 елда армия сафларына чакырыла һәм беренче Белоруссия фронты составында 1945 елның җиңү көннәренә кадәр укчы-пулемётчы булып каһарманлыклар күрсәтә. Аның батырлыклары өченче дәрәҗә Дан ордены, Варшава, Берлинны азат иткән өчен, Германияне җиңгән өчен медальләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.
Әхмәтгани Ханмурзин 1945 елның октябрендә туган авылына кайта. Сугыштан кайткан кыю егет Аблайның чая сылуы, тракторчы кыз Мәгъфия Насыйбулла кызы Гыйззәтуллинага өйләнеп, 6 бала үстерәләр. Әхмәтгани абзый колхозда бригадир булды һәм башка эшләрдә эшләде. Сугышта алган яралары, салкын окоплар абзыебызның сәламәтлеген нык какшаткан, шул сәбәпле, 1978 елны 63 яшендә мәрхүм булган. Бүген Әхмәтгани абзыебызның 5 баласы исән, без алар белән якын туганнар булып аралашып яшибез. Мин абзыем белән горурланам, Җиңү яулауда катнашканы өчен рәхмәтлемен.

Юлай Низаев, М.Акмулла исемендәге БДПУ көллияте студенты, "Чакмагыш чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары. Чакмагыш районы.

Читайте нас: