Барлык яңалыклар

Сугыш ачысы - йөрәгем ярасы

“Өмет” гәзитендә дөнья күргән “Ни генә күрмәдек?”, “Сугыш урлаган балачак” язмаларында язылган хәлләр барсы да минем баштан үтте.

Бөек Ватан сугышы елларында 11 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган яшүсмерләр чын эшчеләр булып, бөтен авыр колхоз эшен үз иңнәрендә күтәрде. Кара яздан басуга көл сибә идек. Укытучыбыз безне колхоз эшенә йөртә иде. Бодай, арыш утадык, бер сутый утаганга 100 грамм он бирәләр иде. Шуңа алданып караңгы төшкәнче эшли идек.

Аннан соң борчак, көнбагыш, башак җыю... Кар төшкәнче бәрәңге, чөгендер чыгару. Олылар казый, без җыя идек. Уку октябрь башындагына башлана иде.

“Өмет” гәзитендә дөнья күргән “Ни генә күрмәдек?”, “Сугыш урлаган балачак” язмаларында язылган хәлләр барсы да минем баштан үтте. Безнең гаиләдәге хәлләр бөтенләй авыр иде. Әткәй армиягә киткәндә без – җиде бала – елашып калдык. Иң кече сеңлемә алты ай иде.

Безнең ул вакытта эшләгәннәр архивта да сакланмаган. Кешеләргә сугыш вакытында эшләгән өчен акча түләгәндә безгә бик тә авыр. Архивта 1947 елдан гына саклана башлаган диделәр.

Лиза Хәкимова, Күгәрчен районы, Йомагуҗа авылы.

Фото:total.kz

Читайте нас: