Барлык яңалыклар

Тимер ярчык йөри тәнемдә...

Сугыштан бер кулсыз әйләнеп кайткан әтиемнең гомере буе кулыннан балта төшмәде. Делянканы да үзе кисеп, өйне үзе салып керде...

Минем әтием Акбашев Мансур Шәрәфетдин улы 1920 елда дөньяга килгән. 1940 елда Кызыл Армияга алалар. 22 яшендә ул сугыштан бер кулсыз, инвалид булып әйләнеп кайта. Кайткач яралары тынгылык бирмәде, аягын да кистеләр. Бик тырыш булды, уңган, безне шул бер куллы, бер аяклый әткәй тәрбияләп үстерде. Мин әтием турында бер китап язалыр идем. Әтиебез беркайчан да санаторий-курортларга бармады, хәтта дәваханәдә дә ятмады...

“Тимер ярчык – яра төбендә, тимер ярчык йөри тәнемдә”...

Мостай Кәрим үзенең данлыклы “Өченче көн тоташ кар ява” шигырендә шулай дип язды. Бу шигырь юллары нәкъ минем әтием турында кебек. Әтине Сталинград ярчыгы бу дөньядан алып китте...

Сталинград янындагы сугыш Бөек Ватан сугышында мөһим вакыйгаларның берсе була. 1942 елның җәендә немец армиясе Сталинградка бөтенләй якын килеп җитә. Үзенең җиңәчәгенә тамчы да ышанмаган Гитлер “Сталинград безнең кулда” дип кычкырып өлгерә. Әмма совет гаскәрләре каршылык күрсәтеп кенә калмый, шул елның ноябрендә контрһөҗүмгә күчә һәм җиңүле адымнар белән алга бара башлый.

Немец армиясе дә җиңелергә теләмәде, бу тирәгә гаять зур көч туплады. 1942 елның июленнән 1943 елның февраленә кадәр барган Сталинград янындагы дәһшәтле каты сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамланды. Бу алышта Германия һәм аның союзниклары 1,5 миллион солдат һәм офицерын югалтты. 300 меңе әсирлеккә төште. Шушы сугышта безнең солдат һәм офицерларның каһарманлыгы чиксез зур булды.

Минем әтием Сталинград сугышында башыннан азагына кадәр сугыша. 1943 елның мартында, безнең гаскәрләр башка фронтларда җиңү артыннан җиңү яулый башлаган мәлдә каты яралана. Снаряд ярчыгы аның сул кулын өзә. Госпитальдә дәваланганнан соң аны демобилизациялиләр.

Сугыш башланганда инде ул бер ел армия хезмәтендә хезмәт иткән тәҗрибәле солдат була. Шуңа да сугышның беренче көннәреннән аларның часте алгы сызыкта булып немецларга каршылык күрсәтә.

Минем әтием разведчик була. Бер шулай фашистлардан “тел” алырга барганда аны сизеп калалар, атыш башлана. Иптәшләре һәлак була. Әтием караңгыда окопта ике немец солдатын шәйләп кала. Берсен атып үтерә дә икенчесенең өстенә ыргый. Үзеннән гайрәтлерәк немецны көчкә исәңгерәтеп, кул-аягын бәйли дә, сөйрәп урманга шуыша. Байтак ара үткәч кенә торып баса. Немец аркасына автомат терәлгәч, каршылык күрсәтми алга атлый. Немецлар арттан атсалар да, караңгыда урманга керергә базнат итмиләр. Әтием урман эченнән инде кыюрак атлый, чөнки аларның пулялары агачлар арасыннан аны куып җитә алмый. Кайтып җитәрәк ул үзенең хәлсезләнгәнен сизә башлый. Ул кызулык белән җиңелчә яраланганын да тоймаган икән. Каны агып килә-килә башы әйләнә башлый, кайсыдыр мәлдә үзеннән алда барган немецны күрми башлый. Инде егылам дигәндә, “Тукта, кем килә?” дигән тавыш ишетелә. Шул мәлдә ул аңын югалтып егыла...

Әтиемнең абыйсы Шәйхетдин сугыштан 1946 елда кайткан. Аларның туган авылы Гафури районының Бидәүләт авылыннан 70 кә якын егет Бөек Ватан сугышына китеп, 43е яу яланнарында ятып калган. Кайтканнары да әтием кебек яраланып кайта. Әмма без сугыштан яраланып кайттык дип берсе дә өйдә ятмый, кулларыннан килгән кадәр эшкә чыга яугир-фронтовиклар.

Шул вакыттагы кешеләргә һәйкәл куярлык. Сабырлыкларына, кыюлыкларына, фидакарьлекләренә сокланмау мөмкин түгел. Әтием Бидәүләткә кайткач армия хезмәтенә кадәр эшләп киткән “Таулар” артеленә бара. Сыңар кулы белән балта тотып урман эшендә катнаша. Диләнкәне үз куллары белән кисеп өй салып керә. Мал асрый, печәнне үзе чаба иде. Җитәкчелек аның тырышканын күреп бухгалтерлар курсына укырга җибәрә. Бухгалтерияда эшләгәндә дә кулыннан балтасы төшмәде. Авылдашлары өчен бәләкәй чана, чаңгы, көянтә, тәгәрмәч һәм башка көнкүреш әйберләре ясый иде. 1945 елда Мәрьям исемле кызга өйләнеп, 6 бала тәрбияләп үстерделәр.

Әтиебез 1990 елда 70 яшенә җитеп мәрхүм булды. Аны авылдашлар изге күңелле, ярдәмчел иде дип хәтерли.

Улы Радик Акбашев. Стәрлетамак районы.

Читайте нас: