Барлык яңалыклар

Кыю кыз Мөнәвәрә

Табигать хатын-кызны дөньяга яңа гомер бирүче зат итеп яраткан. Әдәбият буенча 2015нче елгы Нобель премиясе лауреаты Светлана Алексиевич "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән баш астындагы җыентыгындагы хикәяләр сугышта булган нәфис затларның хатирәләреннән тора. Яшьлекләре 1940нчы елларга туры килгән егетләр кебек үк бихисап кызлар да Ватанны сакларга үз теләге белән юллана...

Уйлап карадың исә, кеше гомере мизгелләр йомгагына тиң икәнен аңлыйсың. Бәхетле һәм үзәк өзгеч. Ә кайберәүләр өлешенә сынауның хәтәре төшә.

Табигать хатын-кызны дөньяга яңа гомер бирүче зат итеп яраткан. Әдәбият буенча 2015нче елгы Нобель премиясе лауреаты Светлана Алексиевич "Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел" дигән баш астындагы җыентыгындагы хикәяләр сугышта булган нәфис затларның хатирәләреннән тора. Яшьлекләре 1940нчы елларга туры килгән егетләр кебек үк бихисап кызлар да Ватанны сакларга үз теләге белән юллана...

Алар арасында Балтач районыннан да туксанлап хатын-кыз үз теләге белән фронтка китә. Xәрби һөнәр алып, кулларыннан килгәнчә Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Исән-сау туган якларына кайтып, гаилә корып, балалар үстергәннәр. Иске Уразай авылы кызы Мөнәвәрә Фазылбәковага туган нигезенә кире әйләнеп кайту бәхете тими. Ул Ростов өлкәсендә Скацерск авылы артында фашистлар белән алышта батырларча башын сала. Александр Матросовның батырлыгына тиң адымны ясаган кыз безнең якташыбыз...

Гайниямал һәм Фазылбәк Фазылбәковларның тәүге мәхәббәт җимешләре булып 1923 елның 18нче октябрендә Иске Уразай авылында якты дөньяга килә ул. Сеңелләре Фәния, Мәбения, энесе Фаил өчен үзен җаваплы тоя кыз. Беренче бала буларак, һәр туганы өчен җан ата. Тырышып белем алган кыз киләчәк һөнәре турында уйлана. Кешеләргә ярдәм итәрдәй, иң мөһиме, сәламәтлекне кайгыртырлык булсын дип фикер йөртә. Мөнәвәрә мәктәпне тәмамлагач, хыялына тугры калып, Бөре шәһәрендә медицина училищесында белем алырга юллана. Фельдшер һөнәренә ия булган белгеч туган районында Шәвъяды авылында хезмәт юлын башлый. Күзәй һәм Шәвъяды авыллары халкын хезмәтләндергән фельдшер шунда эшен дәвам иткән дә булыр иде. Әмма фашистлар илгә һөҗүм иткәч, илбасарларны тизрәк дөмектерергә исәп тотып фронтка китәргә була. Ун айлап бара сугыш, безнең гаскәрләр фашистларны тиздән тар-мар итәргә тиеш бит инде, дип уйлый кыз. Күмәк көч булу кирәк, җиңүдә һәркемнең өлеше һичшиксез булырга тиеш дип күзаллый Мөнәвәрә. 1942нче елның язында, әти-әнисенә әйтеп тормый гына, үҗәт кыз район хәрби комиссариаты ишеген ача. Аңа шунда ук төгәл җавап бирергә ашыкмыйлар. Көтәргә кирәк дигән киңәш бирәләр. Тик кыз бу җавап белән килешми. Үз үтенечен вакыты-вакыты белән искә төшереп тора. Максатына ирешә, фельдшерны армиягә алалар. Йөк машинасы әрҗәсенә менеп утыргач кына ул игътибар итә: тик ир-егетләр арасында берүзе икән. Туганнары белән хушлашканда н авылны чыкканчы чәчәкле яулыгын чишеп, болгый- болгый җилфердәтеп бара. Әнисе Гайниямал, авыл читендәге ялгыз каен турысында тораташтай калып, машина күз күременнән югалганчы карап кала. Олы кызын соңгы тапкыр күрүен ана ул чакта белмәсә дә, шул мизгелдә үзенең аяк астында җир убылгандай хис итә. (Гайниямал өчен шул каен еллар үткән саен газиз баласы белән аерылышу мизгелен исенә төшереп торган ядъкәргә, сердәшкә әйләнә...)

Мөнәвәрә һәм башка юлдашлары барган эшелонны фронт буенда станциядә туктаталар. Дондагы Ростов шәһәре тирәсендә сугышучы дивизиягә килеп кушыла якташыбыз. Төнге караңгылыкка качып, дөньяны астын өскә китерергә исәп тоткан фашист самолётларын прожектор нурыннан ычкындырмый Мөнәвәрә. Дошман самолётларын нурга тотып, атучыларга юнәлеш биреп тора. Мөнәвәрә әкренләп пулемёттан, автоматтан атарга да өйрәнә. Яралыларга шәфкать туташы һәрчак ярдәмгә ашыга. Нигә тотынса, шуны булдыра.

Дошман һөҗүмгә ташланган көн күп солдатларның хәрби чирканчыгына әверелә. Артиллерия утка тота, күз ачарга да ирек юк. Танклар килә, самолётлар оча, әйтерсең лә бар җан иясен җир белән тигезләргә тырышалардыр кебек. Ә командирның алдан кисәтүе буенча, төп көчләр килеп җиткәнче, бу биеклектән чигенмәскә тиешләр.Тиешле вакытның хәтәр озын булып тоелган чагы.

Яуда кызга да кулына автомат алырга туры килә. Бермәлне яу яланында тынлык урнаша. Солдатларның шатлануы иртәрәк икән: чылбырга тезелгәндәй танклар колоннасы килә. Танклар гөрелтесе якынайганнан-якыная. Чылбыр тавышлары аерымачык ишетелә. Командирның боерыгы яңгырау белән пулемётлар, туплар телгә килә. Ике танкны ут камап ала. Танктан сикереп котылырга тырышучыларны солдатлар, мушкага алып, берәмләп чүпләп торалар.

Сәгатьтән артыкка сузылган атышта командирга снаряд кайпылчыгы тия. Яраларын бәйләсәләр дә, тирән җәрәхәтлеләрне медсанбатка озату хәерле. Кызганычка каршы, андый мөмкинлек юк. Яралыларны урнаштыргач, Фазылбәкова элемтәчеләр бүлмәсенә юл ала. Бакса, телефонист һәлак булган.

Икенче яралы солдат: "Янә бер сәгать түзәргә куштылар. Тик ничек түзәргә соң?"— дип ыңгыраша. Фашист танклары алга уктай атыла. Танклар яралылар булган блиндажга якыная бит дигән уй Мөнәвәрәне төгәл карарга китерә. Ул, яралы солдат Пашадан граната бәйләмен алып, танк каршына ташлана. "Юк, бер каршылыксыз гына безнең илне таптарга бирмәм",— дип фашистка булган ачуын кушып гранатаны танкка ташлый. Тик шартлау танкны туктатмый, ул алга баруын дәвам итә. Туплар шартлавыннан күтәрелгән төтен, көн белән төнне бутарлык халәттә караңгылык хөкем сөрә. Озын-озак уйланырга вакыт чикле. Соңгы граната кулында килеш кыз танк астына ташлана. Көчле шартлаудан танкны ут чорнап ала. Ростов өлкәсенең Скарцерск авылы янындагы яуда 1942 елның 25нче августында Иске Уразай авылы кызы мәңгелеккә күзен йома. Үз үлеме белән танкны туктата, яралы солдатларны үлемнән коткара. 19 яше дә тулып өлгермәгән Мөнәвәрә Фазылбәкованың батырлыгы турында полкташы, балтачлы Тәгълимә Галимҗанова сөйләвеннән А. Кулагинаның "Ватан өчен сугышта Башкортстан медиклары" китабында сурәтләмә урнаштырылган.

Бала багасы гомере шундый аянычлы өзелә. Батырлыгы бәһаланмый калган дигән фикерләр бар. Якташлары моның белән килешми. Җирле инициативаларны яклау программасы буенча аның исемен мәңгеләштерергә булалар. Яуда башын салган Мөнәвәрә Фазылбәкованың исеме "Xәтер" китабында да тиешле урын алган. Һәйкәлне Иске Балтач авылында урнаштырырга кирәк дигән карарга киләләр.

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее елында район үзәгендә урнаштырылачак һәйкәл Мөнәвәрә Фазылбәкованың тиңдәшсез батырлыгына мәдхия, киләчәк буынга тәрбия үрнәге булыр. Ватан өчен гомерен аямаган кызга багышлап якташлары педагогия хезмәт ветераны Гөлшат Ихсанова сүзләренә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Xамаева көй язды. Җырларда җырланган каһарманлык. Тыйнак фельдшер Мөнәвәрә, һичшиксез, моңа лаек. Xалык хәтерендә якташыбызның батырлыгы үлемсез.

Рима ВӘЛИЕВА -КАҺАРМАНОВА.

(Фотолар Данис Вәлиевның гаилә архивыннан).

Балтач районы.

Читайте нас: