Барлык яңалыклар

Безнең капканы да сугыш каккан

Әткәй: “Ачбыз, атнасына бер ризык күргәнебез юк, балтырган яланына барып чыктык. Балтырган ашыйбыз, аны танымаган кешеләр дә ашый башладылар. Март аена кадәр кирза итек белән йөрдек, аннан киез итекләр тараттылар. Киез итеккә тулган суны җиргә утырып түгә идек”, - дип сөйли иде.

Бөек Җинүнең 75 еллыгы алдыннан әтием истәлегенә, Бөек Ватан сугышы ветераны Васиков Фаат Ситдик улы турында язып үтәсем килә.

Барам урам уртасыннан,

Йолдызлар капкаларда.

Һәр өйнең сугышка киткән,

Кемедер кайтмаган ла.

Кемнең ире, кемнең улы, кемнең яры, җанашы...

Әтием 1909 елнын 9 апрелендэ күп балалы Ситдик белән Бибихөснә гаиләсендә дөньяга килә. Гимадрислам – ак бабай, Фаяз – зур бабай, Масхар – яшь бабай, әткәй ир балалардан дүртенче, кыз туганнары да бар иде. Заманында ир балалар саныннан жир бирелгән, жир дэ күп, эшче көчләр дә җитәрлек булган.

Колхозлашу чоры башланганчы Ситдик карт дөнья куя. Әткәй 23 яшьләрендә Йомакай авылыннан Шарафислам белән Сидекайсафа кызы Рафигага өйләнә. Колхозга йорттагы бураны, атны биреп керәләр. Сугыш башланганда әткәй 32 яшьлек чын ир-егет була. 1941 елның 21 августында күршеләре Галләмов Карам, Әмиров Хәбирҗан, Шәмси исемле кешеләр белән сугышка китәләр.

Әткәй сугышка киткәч, 29 августта кызы туа. Чибәркүлдән (әзерлек үткән булганнардыр инде) авылга: “Ачтан үлеп бетәбез инде”, - дигән хәбәре килә. Әнкәйнең сеңлесе ике капчык сохари әзерләп, әткәйне эзләп табып, үлемнән алып кала. Әткәй аны еш кына искә алып, Рәхимә апага рәхмәтләр укый иде. “Кайсыбыз исән кайта, хатыннарга ярдәм итешик”, - дип вәгъдәләшеп, таралышалар.

Әткәй Умань Кызыл байраклы Суворов орденлы 50 нче танк гвардиясендә автоматчылар батальонында рядовой автоматчы булган. Өч тапкыр яраланган һәм контузия алган. 1943 елда “Хәбәрсез югалды” дигән кара кәгазъ килә. Үлекләр арасыннан табып госпитальгә итәләр, аннан соң ике айга авылга да кайтырга рөхсәт итәләр әле. Терелгәч, тагын сугышка китә.

Әткәй: “Ачбыз, атнасына бер ризык күргәнебез юк, балтырган яланына барып чыктык. Балтырган ашыйбыз, аны танымаган кешеләр дә ашый башладылар. Март аена кадәр кирза итек белән йөрдек, аннан киез итекләр тараттылар. Киез итеккә тулган суны җиргә утырып түгә идек”, - дип сөйли иде.

Сугыштан 1946 елның декабрь аенда кайткан. Кайткач та базга төшеп караган. “Бәрәңге булгач яшәргә була”, - ди. Колхозда алны-ялны белми хезмәт итә. Тимерлектә – тимерче, тегермәндә – тегермәнче, колхоз эшеннән тыш йортта остаханәсе бар – ат арбалары, чаналар, тәрәзә рамнары, ипи калае, күмер чиләк, соскылар эшли иде.

Әткәй безгә: “Җаныңа тынгы бирәсең килмәсә, һөнәр өйрән”, дип әйтеп калдырды. Иптәшләренә биргән вәгъдәсендә торды: яудан кайтмый калганнарның тол хатыннарына ярдәмләште. Әткәйдән башкалар кайтмый калган шул...

Сугышка кадәр – ике, сугыштан соң дүрт баласы дөньяга килә. Зурәни дә безне яратып, көтеп алган. “Олылары эшкә яраса, бәләкәйләре өйне ямьләп йөри”, - дия торган иде. Нинди ягымлы, матур сүзләр! Безнең йорттан гына бишәр кеше колхоз эшенә чыгып киткән чаклар бар иде.

Әткәйнең медальләре дә күп иде. “За боевые заслуги”, “За освобождение городов Польши” дигәнен сеңлем интернеттан эзләп тапты. 1977 елның август аенда 69 яшендә безнең арадан китте. Әткәйнең төзегән йортлары, утырткан юкәләре, алма агачлары һәр яз саен чәчкәгә күмелеп утыралар.

Миңнеҗиһания Васикова.

Борай районы, Яңа Тазлар авылы.

Фото6topwar.ru

Читайте нас: