Барлык яңалыклар

Сагынам сезне, Жиңү юлларыннан Бергә үткән солдат дусларым!

Минем алдымда “Хәтер” китабы. Бергә сугышка киткән, бездән алда сугышка киткән дусларымның исемлеген барлап чыгам. Күпме дуслар сугыш яланында ятып калдылар.

Мин, Вәзимә Әхмадуллина–Сакаева, сугыш чоры баласы, тыл ветераны. Сугышның нәрсә икәнен, ниләр күрсәткәнен шул чорны кичергән кеше генә бик яхшы белә. Әмма чордашларым азаеп бара. Миңа 92 яшь. Сугыш күрсәткән михнәтләр, хәсрәтлә, кайгылар, афәтләр, ачлыклар ничә яшьтә булсаң да – онтылмый. Киләчәк буын онытмасын өчен язып калдырырга булдым.

.

Тормыш иптәшем сугыш ветераны Сакаев Хәнәфи Тимербай улы 90 яшендә вафат булды. Аның хатирәләрен күчереп язып, сезгә тәкъдим итәм.

Бөек Ватан сугышы еллары... Бу еллар сугыш юлын үткән, аның кайгысын, хәсрәтен, михнәтен татыган, данлы, утлы яу кырларында вакытсыз һәлак булган дусларның дошманны жиңәргә, үч алырга әйткән васыятьләрен тормышка ашырган һәркемнең йөрәгенә уелган.

Бу сугыш салган яралар, күргән җәфалар әле дә төзәлеп беткәне юк. Әле дә төшләргә кереп йөдәтә. 1941 елның иң ямьле июнь ае хәтеремдә. Барлык колхозчылар жәйге мәшәкатьләр белән. Без 15-16 яшьлек үсмерләр олылар белән беррәттән басуда пар җирләрен сөрә идек (Имәнлекул артында).

22 июнь көнне безне һәм барлык колхозчыларны колхоз идарәсе янына жыйдылар. Донбас авылы кешесе, райком вәкиле Нургалиев сугыш башлануы турында хәбәр итте. Шул көннән башлап шат көннәр бетте. Бер-бер артлы арысландай ир-егетләр сугышка киттеләр. Колхоз хатын-кыз, бала-чага, карт-коры ирләргә калды.

Сугыш озакка сузылды, безгә дә 17 яшь тулып 18гә чыккач вакыт житте. 12 егет (1925 елгылар) сугышка алындык: Мирзаянов Әхмәтшәриф, Хайдаров Зөфәр, Кашапов Мәгъсүм, Латыйпов Зөфәр, Моратшин Мәгъсүм, Хакимов Әнгам, Сибатов Фазулла, Шәяхмәтов Мәвләви, Сакаев Хәнәфи (ягъни мин – бу юллар авторы) һ.б.

Кызганыч, шуларның күпләре сугыш яланында ятып калды. Яу кырында ятып калган дусларыбыз турында шулай диясе килә:

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

(М.Ногман сүзләре).

Әйе, 12 егетне 1943 елның 3 гыйнварында (17 яшь тулганга өч кенә ай) Ворошилов исемендәге Одесса пехота училищесына (ул Одессадан Казахстанның Уральский шәһәренә күчкән) алып киттеләр. Бүздәк станциясенә кадәр атларда бардык. Әтием Сакаев Тимербай илтә барды.

Училищеда алты ай укыгач, Мәскәү өлкәсе Ступино шәһәрендә һава десанты бригадасы оешты. Шуннан соң Белоруссиянең Старые Дороги дигән шәһәрендә безнең дивизия переформироваться ителде. Венгрия жирендә беренче каты алышта немец танкларын граната белән шартлаткан өчен “За отвагу” медаленә лаек булдым. Фашистлар белән алышларның катысы алда иде әле. Ерткыч үз өнендә үлем алдыннан бер нәрсә белән дә хисаплашмый котырына. Шуның шикелле фашистларда соңгы көннәрен белеп котырынды, тиз генә бирелергә теләмәде. Рааба елгасын кичтек. Австрия жиренә каты сугышлар, алышлар белән килеп кердек.

Хәрби житәкчеләрнең мемуарларында безнең 38нче гвардия корпусның шул сугышларда тоткан урыны болай диеп сызык өстенә алына: “Наибольшой успех в те дни был достигнут в полосе наступления 38 Гв. корпуса”. Бу сүзләр безгә бөтен наградадан да кадерлерәк.

Каты алышлар белән урманлы таулар аша, Винер-Нойштадтан Баден һәм Пресбаум аша Тульна һәм Санкт-Пельтенга житеп, безнең корпус сугышчылары Вена шәһәренең көнбатышкарак Дунайга килеп чыгып дошманны тауга куды. Апрель кичләрендә көнбатыштан Вена шәһәренә килеп керде. Вена шәһәрен алганда безнең дивизия сугышчылары аеруча батырлыклар күрсәтте. Күпләре югары наградаларга лаек булды. Мин дә шушы сугышта “Дан ордены”на лаек булдым. Әле безне алда Чехословакия жирендә каты сугышлар көтә иде. Шулай итеп, безгә сугышны Чехословакия жирендә тәмамлап, союздашлар гаскәрләре белән очрашырга туры килде. Ерак Влтава елгасында сугыш сөремнәрен юдык. Бу вакытта безгә әле 20 яшь тулмаган иде.

Ә күпме безнең яшьтәшләр шушы Бөек Жиңү көннәрен күрә алмый ятып калдылар. Бер яктан Жиңү шатлыгы булса, ә икенче яктан – моңсу тойгы-сугыш яланында ятып калган сугышчан дусларым, бер авылдан бергә киткән, бергә үскән дусларым...

Зәңгәр томаннарга күмелеп калды

Без походлар кичкән ул чаклар.

Күптән сүнде Дунай буйларында

Без кабызган утлар – учаклар.

Таралыштык илнең кырларына

Очрашырбыз микән без тагы?

Сагынам сезне, Жиңү юлларыннан

Бергә үткән солдат дусларым!

(М.Ногман сүзләре)

Очраштык, күп мәртәбәләр. Исән калган 38нче гв.корпус житәкчеләре күп мәртәбәләр Мәскәү, Ступино, Тула шәһәрләрендә ветераннарның очрашуларын югары кимәлдә оештыралар иде. 1972, 78, 80, 85, 88нче еллар хәтердә. Менә 1988 елда Мәскәүдә очрашу. Останкино кунакханәсендә нәкъ шул “Каеннар шаулый” (М.Ногман сүләре) дигән жырны безнең номерда Казыйханов иптәше һәм сеңлесе белән, Хәйдаров иптәше Сәмәрә, кызы Гөлнур белән. Мин (Сакаев) Вәзимә белән жырладык. Казыйханов гармун алып барган иде. Икенче көнне (безнең номерга) взвод командиры Трушев килде. (Бу очрашулар программа буенча очрашулардан соң, кичке вакытта). Алгарак киттем бугай. Жиңү юлларыннан тиз генә туган якларга кайта алмадык. Безнең яшьлек кулга корал тоткан килеш үтте. Бер ел Венгриядә тордык, аннан соң үзебезнең илгә кайттык, хезмәтне дәвам иттек. Шулай итеп, 7 елга якын яшьлек елларны үткәреп, 25 яшьне тутыра язып, 1949 елда туган авылыма кайттым.

Күпме еллар үтсә дә, сугыш авырлыклары онытылмый, сугыш яланы – юллары, әрнеткеч еллары...

Кызу сугыш барган чагында, Венгрия жирендә Мор шәһәрен алганда, жимерек, кырылган урам, йортлар арасыннан авылдашым, яшьтәшем, бергә сугышка килгән Мирзаянов Әхмәтшәрифне очраттым. Нинди хисләр, ни әйтергә белми:

-Әхмәтшәриф, синме бу?

– Хәнәфи, синме бу? – дигән сүзләрне әйтә алдык. Шулай да: “Мәвләви кая?” – дип сорый алдым.

– Ул яраланды, - диде Әхмәтшәриф.

Мәвләви Шәяхмәтов безнең белән бергә сугышка алынган минем күрше егете, Әхмәтшәриф белән бер пулеметта иде. Их, шул солдат дуслыгы, аннан да кадерлерәк дуслык юк дөньяда. Очрашулар да булып тора, барыбер сагындыра.

Ал нурларга төренеп кояш бата

Үткән юллар килә күңелгә.

Жиңүләрне яулап алган көннәр,

Онытылмаслар алар гомер-гомергә.

Кайттык туган илләргә. Әхмәтшәриф яраланып, 1945 елда кайткан. Мәвләви күп еллар Тулада калып, соң гына кайтты. Кашапов Мәгъсүм, Хайдаров Зөфәрләр бик соң кайттылар. Мин 1949 елда кайттым, туган колхозыма, авылыма бар көчемне салып бик күп еллар звено житәкчесе булып эшләдем. Хөкүмәт хезмәтемне зур баһалады. Орден, медальләргә лаек булдым. Тормыш иптәшем Вәзимә белән дүрт бала үстереп, аларга югары белем алырга ярдәм иттек. Аллага шөкер, гомеребез юкка үтмәде.

Минем алдымда “Хәтер” китабы. Бергә сугышка киткән, бездән алда сугышка киткән дусларымның исемлеген барлап чыгам. Күпме дуслар сугыш яланында ятып калдылар.

Аларның жирләнгән урыннары:

Хәбибуллин Фоат – Киевская обл., с.Басивка.

Хәкимов Әнгам – Крымская обл., г.Керчь.

Сибәтов Фазулла – Орловская обл., Дятковский район, с.Рязанский.

Харрасов Мәснәви – Полесская обл., Домановический р-н, д.Савин Роз.

Талипов Гильмулла – 22.01.1945, Польша.

Күршеләрем

Әхмәдишин Ләбиб (1923 елгы) – Тульская обл., Арсеньевский район, д.Городище.

Кәримов Заһит (1923 елгы) – Харьковская обл., Харьковский район, с.Веселое.

Кашапов Мулламөхәммәт (1922 елгы) - Тульская обл., Чернский район, п.Сидорово.

Егетләр, сез кай жирләрдә жирләнгәнсез, яшь гомерләрегез кайларда өзелгән. Бергә үскән чакта балык тотып, урманнар буйлап, төрле уеннар уйнап үскән чаклар... Аллаһның рәхмәтендә булыгыз.

Вәзимә Әхмәдуллина.

Читайте нас: