Барлык яңалыклар

Күзләрендә яшәү дәрте

Аякларда – тула оек белән чабата. Шулай йөриләр, клубка чыгалар, теттереп бииләр. Аннан соң гына галушлар чыга.

Каршымда зәп-зәңгәр күзле, җыерчыклары матур йөзен әлләни буразналамаган 92 яшьлек Әминә апа басып тора. Яту гына түгел, утырырга да яратмый үзе. Гел елмаеп сөйләшә, кәефе күтәренке, көзге каршына да йөгереп кенә барып килә, көязләнеп ала. Үзенең күңеле япь-яшь: быелгы җәйдә бакчасында шытып чыккан яшелчә үсентеләре, чагу төсле чәчәкләре сыман...

Әминә Тимерҗан кызы Фәйзуллина 1926 елда Чакмагыш районы Уйбулат авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Әнисенең кан басымы һәрчак югары булганлыктан, эшкә йөри алмаган. Абыйсын 1942 елда хезмәт армиясенә алганнар. Ә Әминә - икенче бала. Шуңа күрә аңа 14 яшендә үк сарык фермасына эшкә чыгып китәргә туры килә. “Сарыклар арасында бәләкәй генә кыз күренмәгәнмен дә икән. Бригадир Тимерхан абый шаярта ди: “Әминә, син исәнме ул? Кайда соң син?” Ачлык-ялангычлыклы сугыш елларын җиңеп чыга бар халык белән бер рәттән, бу гаилә дә. Җиңү көнен бик яхшы хәтерли Әминә апа.

  • Халык ул көнне күпләп клубка җыелды. Оялуны белми, сикергәлибез, шатлыктан елашабыз. “Сугыш туктады!” – дип кычкырабыз. Ләкин әле сугыш бетте дип кенә, авырлыклар берсе дә үтеп китмәгән, күп ир-атның фронттан әйләнеп кайтмаган... Ул көнне ятимлек ачысын уйламадык...

Ләкин Җиңү көненнән соң, яшәү никадәр генә авыр булмасын, тыныч тормыш дигән сүз генә дә яшәтә барсын да. Безнең халык шулкадәр көчле, ул бар кыенлыкны һәрвакытта да җиңеп чыгарга үзендә көч табала, еллар үткән саен җиңелрәк тын ала. Аякларда – тула оек белән чабата. Шулай йөриләр, клубка чыгалар, теттереп бииләр. Аннан соң гына галушлар чыга. Әминә апа да, документлар юнәтеп, Уфага юл тота. Электр моторлары җитештерүче заводта эшли. Аннан кире авылга әйләнеп кайта, халыктан хөкүмәт өчен сөт җыя. Тормышка чыга. Ләкин иптәше иртә вафат була. 1976 елда Әминә апаны язмыш җиле Туймазы районы Кандра поселыгына китерә. Рәис исемле өч балалы тол иргә кияүгә чыга ул. Ире АТКда шофер булып, ә үзе комбикорма заводында озак еллар эшли. Хезмәте яхшы бәяләнә, мактаулы хезмәткәр буларак, аңа һәр елны кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. “Гомер буе алдынгылар рәтеннән төшмәдем! – ди үзе горурланып. Гомумән, озын гомерле булуының серен ул хезмәт сөюендә күрә. “Эшләсәң, тормыш җитеш була”, - дигән фикердә ул. Гомере буе чигү чиккән, тегү теккән Әминә апа. Якыннарына бүләк итәр өчен дә, сатар өчен дә. Тормыш иптәше Рәис белән бәхетле гомер кичергән. Тавышланып яшәмәгәннәр, йортларын зурайтып салганнар, улларын да эшкә өйрәтеп үстергәннәр.

Бүгенге көндә Әминә апа үз йортында берүзе гомер кичерә. Бар эшне дә әлегә үзе башкара. Өен дә җыештыра, мунчасын яга, керен юа, бакчасын карый. Көче җитмәгәнендә Яр Чаллы шәһәреннән сеңлесенең улы Ринат һәм туган ягы Уйбулаттан туганнары килеп ярдәмләшә. Якын гына яшәгән килене Гөлсинә көн саен килеп, хәлен белә. Күршеләре Әлфинә Кәримова һәм Фәзимә Гарипова һәрчак искә алып тора. Күп еллар дус та, күрше дә булып яшәгән Миңлекамал Высоцская аның турында:”Әле мунча ягып мине чакыра Әминә апа. Аның тормыш дәртенә исең китәрлек. Гел хәрәкәттә, хезмәт сөючән, чиста-пөхтә, бакчасы тәртиптә, түтәлләре уталган, сулар сибелгән, аңардан гел үрнәк алам”,- дип сөйли. Соңгы 3 айда беребезнең дә теленнән төшмәгән коронавирус турында: “Чир тияр, дип курыкмадыгызмы соң?” – дип сорыйм.

“И балам, гомер буе бернидән курыкмадым, үземне беркемнән кыерсыттырмадым. Ел буе салкын да тигәне юк, бу авырудан да бер шикләнмим”, - дип җавап бирде ул.

Әнә шундый Әминә апа Фәйзуллина кебек тормыш сынауларыннан курыкмаганнарны гына берни җиңә алмый, диләр. Гомер бит адәм баласына бер генә тапкыр бирелә. Аны барыбыз да зарланмыйча, башкаларга комачауламый, борчымый, тормыштан гел ямь һәм тәм табып, озын-озак яшәсәк иде!

Әлфия Шәйхлисламова, Туймазы айоны, Кандра авылы.

Читайте нас: