Барлык яңалыклар

Фронтовик

“Әти, әни, Мөкәрәмә, балалар, туганнар ничек каршы алыр? Илем дә яралы, үзем дә яралы, эшкә яраклы түгел инде”, – дип күзенә яшьләр тулды.

Казаннан килгән пассажир поезды Кукмара станциясендә туктады. Төшкән пассажирлар арасында озын буйлы, ябык гәүдәле, аркасына солдат котомкасын аскан, уң кулын тулысынча сугыш кырында югалткан Харисов Хаҗип бар иде. Ул вокзалга да кермичә Кукмара урамы буйлап атлады. Көн кичкә авышып бара. 1943 елның матур апрель ае. Көн җылы, кичке тынлык.

“Фронт ерак калды. Ярый әле минем туган ягым тынычлыкта яши”, дип сөенеп, Янсыбы авылына килеп җиткәнен сизми дә калды. Башында төрле уйлар...

“Әти, әни, Мөкәрәмә, балалар, туганнар ничек каршы алыр? Илем дә яралы, үзем дә яралы, эшкә яраклы түгел инде”, – дип күзенә яшьләр тулды. Янсыбы белән Купка авыл арасын үткәндә караңгы иде инде.

“Чишмәбашына да ерак калмады”, – дип сөенеп куйды. Үзенең хәлсезләнгәнен тойды. Юл пырчак, солдат итекләре авыр. Көн буе ашамаган. Менә Сәрдек елгасына килеп җитте, елга шаулап ага, күпер юк, язгы ташу иске күперне алып киткән.

Юл киселде, нишләргә? Сугыш кырыннан исән кайткан яугир кайгыга батты. Кайдан ярдәм көтәргә? Төнге тынлыкта озак кына уйланып утыргач, елганы сул кулы белән йөзеп чыгарга булды. котомканы муенына асты, документларын куен кесәсенә җайлап салды, баш киемен итегенә тыгып куйды.

  • Туган ягым елгасы, мине сакла! – дип елгага кереп китте. Елга аны тиз арада еракка алып китте. Котомка муенын кысып ага, яр тирәсендә агачлар күренми. Ниһаять, елга юнәлешен үзгәртте, күбекләнеп торган борылышта агач, такта, чүпләр җыелганын күреп такта кисәгенә үрелде. Аны эләктереп яр читенә таба агып барды. Ул озын, ныклы ярдәмче булып чыкты. Ярга карап бераз хәл җыйды, гәүдәсе белән ярга егылды, башта уң аягын, аннан соң сул аягын елгадан чыгара алды.
  • Тагын исән калдым, рәхмәт, елга! – дип сөенде. Чишмәбашка кайтып кергәндә беренче әтәч тавышлары ишетелә иде. Киртә аша сикереп кереп ишек какты. Харис бабай:
  • Кем бар? – диде. Хаҗип:
  • Әти, мин кайттым, - дип җавап бирде.

Өйнең иңе буйлап җәелгән зур сәке өстендә йоклап ятучы әнисе Маһирә, кызлары Илһамия, Сөембикә, Кәүсәрияләр дә тордылар. Күхня якта яшь бала белән йоклаган хатыны Мөкәрәмә дә йөгереп чыкты. Хаҗип юеш киемнәрен, документларын киптерергә мич янына тезеп куйды. Мич ягылды, самовар гөрләп өстәл өстенә менеп утыргач, гаилә солдат консервасы, авыл бәрәңгесе белән чәй эчтеләр. Харис бабай мунча ягарга китте, әнисе иртәнге намазга утырды, балалар әти кочагында...

Еллар үтте... 1945 елның матур май ае җитте. Сугыш бетте, ил ярасын төзәтә башлады. Сугышка киткән 200дән артык авыл кешеләренең 104енә бу көнне күрү мөмкин булмады. Кайтучыларның да күбесе Харисов Хаҗип кебек гарипләр иде...

Шулай да колхозда эшләделәр, балалар үстерделәр. Хаҗип җиде бала атасы булды. Кызлары Нурания, Вәрәкия, бер улы Гариф туды. Ул таза, көчле, авылның сабан туйлары батыры булып яшәде, гаилә, нәсел горурлыгы иде. Илназ, Гөлназ, Нияз исемле балалар үстерде. Бүген төп йортта яшәүче улы Ниязның улы Айнурның туган көненә туганнар җыелган. Өстәл тулы мул ризык. Әби-бабаларының фотосурәтләре, альбомнарына карап үткәннәрне хәтерлиләр, искә алалар. Балалар бакчасына йөрүче Алчәчәк бабасының фотосын бакчага алып барырга әзерли.

Беркем дә онытылмый. Бернәрсә дә онытылмый.

Сания Вәлиуллина. Яңавыл шәһәре.

фото:autogear.ru
Читайте нас: