Барлык яңалыклар

Сугышта өзелгән гомерләр

1942 елда безнең әти белән Гаймалдин зурәтине Иранга җибәрәләр, ул вакытта СССРның хәрби гарнизоннары була. Гаймалдин зурәтине пулеметчылар әзерли торган курска җибәрәләр, әти кавалерия курсына эләгә.

Минем картәни Сабирова Гайникамал Солтангали кызы 1886 елда Миңеште авылында туган. Картәтиебез Бәдретдин Сабир улы укымышлы кеше булган, мал тиреләре җыйган. Аны 1920 елда Борайдан кайтканда Колай авылы тирәсендә юлбасарлар атын алу өчен атып үтергәннәр. Картәниебез биш бала белән ятим кала, безнең әтиебезгә йөкле була. Картәни 1965 елда февраль аенда мәрхүм булды. Авыр туфрагы җиңел булсын!

Зурәтиебез Сабиров Җамалетдин Бәдретдин улы исә 1908 елгы булган. Бөек Ватан сугышына кадәр авылда яшәгән. Кулак баласы дип бик эзәрлекләгәннәр, шуның өчен авылдан чыгып китәргә булган. Ленинград шәһәренә барып урнаша, анда татар кызы Зөлфия белән танышып, гаилә корып җибәрә. Өч кызлары дөньяга килә.

Җамалетдин зурәти 1943 елда Ленинград өчен барган сугышларда хәбәрсез югалган.

Икенче зурәтиебез Җиһан 1913 елда туган булган. Бөек Ватан сугышына кадәр Бөре шәһәрендәге хисапчылар курсын тәмамлап, “Урал” колхозының беренче бухгалтеры булган. Җиһан зурәтине кулак баласы дип башта сугышка алмаганнар. Аннан 1942 елда Ржев шәһәреннән похоронный листы килгән...

Гаймалдин зурәти дә Бөре шәһәрендә хисапчылар курсын тәмамлый. Бөек Ватан сугышына кадәр Үзбәкстанга чыгып киткән. Анда бер сельпода рәис булып эшкә урнашкан.

1942 елда безнең әти белән Гаймалдин зурәтине Иранга җибәрәләр, ул вакытта СССРның хәрби гарнизоннары була. Гаймалдин зурәтине пулеметчылар әзерли торган курска җибәрәләр, әти кавалерия курсына эләгә.

1943 елның март аенда Ашхабад шәһәреннән поезд белән фронтка китәләр.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән хәрби батырлыклары өчен өченче дәрәҗәдәге “Дан” ордены, “Батырлык” медале белән бүләклиләр. Кырым ярымутравын азат итүдә катнашкан. 1945 елның 8 апрелендә Польшада Краков шәһәре өчен барган сугышларда каты яралана. Госпитальдә ятып чыккач Көнбатыш Украинада Степан Бандера милләтчеләренә каршы сугыша. 1946 елның июнь аенда туган авылы Миңештегә исән-сау әйләнеп кайтып керә. Октябрь аенда Миңеште кызы Зәйнәшева Рәшидә Нигмәтҗан кызына өйләнә, өч ул, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Барыбызны да укытырга тырыштылар, барыбыз да үз юлларыбызны таптык. Балалар үстердек, оныклар шатлыгында яшәп ятабыз.

Әткәйне сугыштан кайткач авылда амбар мөдире итеп куйганнар. Ул 2002 елда бакыйлыкка күчте. Гаймалдин зурәтине 1943 елда хәрби хезмәткә яраксыз дип комиссовать итеп кайтаралар. Әти белән Миңеште зиратында җирләнделәр.

Борис Бәдретдинов. Дүртөйле шәһәре.

Читайте нас: