Барлык яңалыклар

Язмышыбыз шул булгандыр...

Түш кесәсенә черек бәрәңгедән пешергән бер лепешка салып алып бара идем, көне буе эштә бер кашык ачыган мучка бирәләр. Кузгалак, юа ашасак, тамак туеп кала иде...

Мин Кушнаренко районының Әхмәт авылында 1931 елда дөньяга килгәнмен. Балачакта ачысын да, төчесен дә күрергә туры килде. Безнең өйдән дүрт абыем сугышка китте. Икесе исән-сау кайтты, икесе сугыштан кайтмады. Зур абыем сугышта дүрт тапкыр яраланып Уфага кайткач, кеше кулыннан һәлак булды. Мин ул чакта ун яшьлек малай идем. Әтием Кушнаренкога иген иткәндә аты дулап, арткы тәгәрмәче аягына менгән һәм аягы сынган. Өйдәге эшләр миңа калды. Апрель-май айларында басудан черек бәрәңге казып алып кайтырга кирәк, анда ат белән руслар куалар. Бригадир килеп җитә: “Балакай, үгез белән шунда-шунда бар инде”, - дип. Ул чакта колхозда атлар да үлеп бетте, яртысын бүре ашады. Шуннан колхоз халыктан үгез җыя башлады. Ул үгезләрне берничә көн өйрәтергә кирәк әле.

Әтинең аягы төзәлгәч, 1943 елда майда козауга иген тутырып, җилкәләренә асып кул белән иген чәчтеләр, мин алар артыннан үгеә белән тырмалатам, тырманың тешләре тимер иде, юньләп күмелми иде. Язгы эш беткәч, печән башлана, анда да үгез белән чүмәлә тарттырам. Үгез печәнне тартканда чыбык арасына алып кереп китә, чүмәлә төшеп кала, мин елый-елый картларга әйтеп, алар алып чыгалар иде.

Түш кесәсенә черек бәрәңгедән пешергән бер лепешка салып алып бара идем, көне буе эштә бер кашык ачыган мучка бирәләр. Кузгалак, юа ашасак, тамак туеп кала иде.

Бригадир целина күтәрергә җибәрде. Үгез җигеп сөрә башладык. Кара әремгә барып җиткәч үгезләр туктыйлар. Әремнең тамырлары әллә кая кадәр киткән, үгезләр тарталмыйлар. Унберләр җитсә, кигәвен талый башлый. Үгезләрне тугарып өлгерәлсәң өлгерәсең, өлгерәлмәсәң юк, торып чабалар.

Урып-җыю вакытында үгез җигеп Кушнаренкога бестаркага иген төяп итәргә киттем. Бушатып, үлчәп бетереп кайтырга чыккан идек, агач күчәр сынды. Урманда агач кисеп, алгы тәгәрмәчне тәртәгә бәйләп, бахыр малкай шулай сөйрәп кайтты.

Шушы хәлләр һич кенә дә исемнән чыкмый. Сугыш баласының язмышы шундый булгандыр инде. Безнең ул вакытта эшләгәннәрне дә язмаганнар. Суд аша исбат итәргә кирәк эшләгәннәребезне, шаһитлар сорыйлар.

Фәрит Ганиев.

Фото:fresher.ru
Читайте нас: