Барлык яңалыклар

Балачак онтылмый

Әтиебез сугыштан инвалид булып кайтты. Сугыш яраларыннан озак яши алмады, җиде баланы ятим итеп, үлеп китте. Апаларым урамда уйнап керәләр дә, “Безнең әти кайда?” дип сорыйлар. Әниебез: “Дошман ярасыннан үлде”, - дип җавап бирә иде...

Авылдан сугышка беренче булып минем әти белән Рамазан абый киткәннәр. Әниебез өч бала белән озатып калган. Олысына дүрт яшь тә юк, икенчесенә ике яшь булган. Миңа бер яшь тә тулмаган булмаган.

Әнкәебез безне өйдә бикләп калдырып, үзе эшкә китә иде. 40-45 чакрымнан хатын-кызлар чана белән ашлык ташыганнар. Төнлә генә өйгә кайтып керәләр иде. Әнкәебез өшегән аякларын уып утыра иде...

Язын үгез җигеп чәчүгә төшәләр иде. Әтиебез сугыштан инвалид булып кайтты. Сугыш яраларыннан озак яши алмады, җиде баланы ятим итеп, үлеп китте. Әниебез җиде баланы берүзе карап үстерде. Әти үлгәндә иң бәләкәебезгә 3 ай иде...

Апаларым урамда уйнап керәләр дә, “Безнең әти кайда?” дип сорыйлар. Әниебез: “Дошман ярасыннан үлде”, - дип җавап бирә иде...

75 ел үтсә дә йөрәктән чыкмый, күздән яшь кипми. Ике энебез үлде, хәзер бишәү калдык. Әнкәебезне дә соңгы юлга озаттык, бик авыр булды. Тормыш иптәшем үлгәнгә дә егерме ел булды инде. Ул да бәләкәй чагында 12 яшьтән сугыш вакытында Озерный шәһәрендә сугыш кораллары ясаган, кул бармакларын өздергән.

Фәзирә Латыйпова, Туймазы районы, Кандра авылы.

Фото:ladnaya-ya.ru
Читайте нас: