Барлык яңалыклар

Сугыш урлаган балачагым

Сугыш беткән көн хәтеремә мәңгелеккә уелып калды. Күрше апаның сыеры белән тары чәчәргә җир тырмата идем. Урамда “Сугыш бетте” дип кычкырышып йөгергәннәрен ишеттем. Мин дә сыерымны ташлап авылга йөгердем. Соңыннан гына исемә төшеп сыерны тугарып җибәрдем. Миңа ул вакытта 13 яшь иде.

Мин 1932 елда Ишембай районының Түбән Армет авылында дөньяга килгәнмен. Миңа хәзер 88 яшь. Сугыш башланганда без өч бала идек. Әти-әнием 1900 елгы иделәр, бик фәкыйрь яши идек. Өебез иске, сыерыбыз да булмады. Шулай да, бер кәҗәбез бар иде. Әтиемне зур яшьтә булуына карамастан 1942 елда сугышка алдылар. Ул ут эченә эләккән. 1943 елның февраль аенда кара пичәтле хат китереп бирделәр. Мин дүртенче сыйныфта укый идем, бу кайгыны бик авыр кичердем. Бу кара кайгы укуымны туктатты, шул көннән башлап абыем белән чабата ясый башладык. Көненә 10 пар ясыйбыз. Караңгы төшкәч әни икенче авылга алып барып тапшыра иде. Аңа 1 кг он, 1 кг тоз бирәләр иде. Без күргән хәсрәтләрне зур китап итеп язарга булыр иде.

Сугыш беткән көн хәтеремә мәңгелеккә уелып калды. Күрше апаның сыеры белән тары чәчәргә җир тырмата идем. Урамда “Сугыш бетте” дип кычкырышып йөгергәннәрен ишеттем. Мин дә сыерымны ташлап авылга йөгердем. Соңыннан гына исемә төшеп сыерны тугарып җибәрдем. Миңа ул вакытта 13 яшь иде.

1946 елдагы бер вакыйга хәтеремдә бик нык калды. Зур әнием безгә бозау бирде. Миңа печән әзерләргә кирәк. Абыем ФЗУда укый иде. Печән әзерләү миңа – 14 яшьлек кызга калды. Мин әтиемнән калган иң зур чалгы белән чабарга чыктым. Мине фронтовик агалар куалар, “Безнең норманы ашарга килдеңме?” диләр. Чөнки аларны яхшы ашаталар иде. Ә печән җыйган балаларга солы суы бирәләр. Ярый әле бәхетемә ике туган бабаем булды, ул миңа ярдәм итте. Чалгыны ничек тотарга өйрәтте, хәзер намаз укыган саен аның урыны оҗмахта булсын дип телим.

Кеше сөзеп үтергән бер үгезне хутордан авылга кайтардылар. Малайлар җигеп йөргән бу үгезне миңа бирделәр. Малайлар аны сәнәк белән төрткәләп яраландырып бетергәннәр иде. Мин аны бик жәлләдем. Көл суы белән юдым, солидол сөртеп ярасын бетердем. Аннан көлтә ташый башладым. Үгез белән бик дуслашып киттек. Аны иткә тапшырабыз дигән бик авыр кичердем. Үгезем дә елады...

Куанычлы вакытлар да булды. 1952 елны “Ак күгәрчен” композициясе белән беренче урынны алып кайттык. 1955 елда Мәскәүгә бару бәхете тиде. Аннан да беренче урын белән кайттык. Мине Фәридә кудашева бик нык алып калырга тырышты, әмма классым җитмәде, 7 сыйныфны тәмамлап килергә куштылар. Мин әле дә күңелем белән сәхнәдә.

Р. Зәйнетдинова, Ишембай районы.

Фото: lightinfom.ru

Читайте нас: