Барлык яңалыклар

Әти

Әпәй дияргә түгел, әтәй дияргә тилмереп үстек. Мин Чишмә районының Бишкәҗә авылында туып-үстем.

Әпәй дияргә түгел, әтәй дияргә тилмереп үстек. Мин Чишмә районының Бишкәҗә авылында туып-үстем. Безнең әткәйнең агасы Миңнегалим, әткәй Мугаббир, энесе Корбан исемле булган. Әткәйнең фин сугышыннан кайтканын беләм. Ул 40нчы елның көзендә кайтты, 41дә тагын сугышка алдылар. Бер генә хаты килде. “Хәтер китабы”на исемен дөрес язмаганнар: Хафизов Мусабир дигәннәр.

Сугыштан кайтучылар да булды. Алар барсы да Җиңү өчен сугышкан, кайткач хәлле яшәделәр, сүзләре үтте, урыннары түрдә булды.

Мине әни кырык көнем тулганчы көлтә бәйләгәндә үзе белән басуга йөрткән. Туганыч тугач аны да алган. Аны бәллүгә салырга өч аяк та күтәрә иде. Урак урганда мин дә учымны кискән идем.

Укуымны ташлап иртә эшкә тотындым. Эшләмәгән эшем калмады. Ат белән дә эшләдем, көндез – басуда, төнгелеккә –келәттә. Чәчүдә орлык салып йөредем. Көз комбайнда салам төшерә идем.

Әнкәй кояш чыкканчы эшкә китте, караңгы төшкәч кенә кайта иде. Гомере озын булды, 98нче яшендә генә үлде. Соңгы көненә кадәр әткәйне көтте. Сыердан өзелмәде. Без үлән дә, черек бәрәңге дә ашамадык. Бурычның ниндиен генә түләмәдек. Сөт, ит, йомырка, тире, йон...Бияләй бәйләдек, тәмәке салырга янчыклар тегә идек. Әнкәй чабата ясый иде. Ач та, ялангач та булмадык, әмма әткәй диясе килә иде.

Тормыш иптәшемнең дә әтисе булмаган, өч айлык чагында аның әтисе фин сугышыннан кайтмаган. Бик тә уңган иде, 13 яшеннән малчылыкта эшләгән. Гомере генә кыска булды, 57 яшендә фани дөньядан китеп барды.

М. Хәйретдинова. Благовар районы, Кызыл Йолдыз авылы.

Фото: schuchin.info
Читайте нас: