Барлык яңалыклар

Әниемә ачык хат

Укымасыңны да белсәм дә сугыш вакытында үткән, бәләкәй чакларымны искә төшереп, сиңа хат язарга булдым.

Укымасыңны да белсәм дә сугыш вакытында үткән, бәләкәй чакларымны искә төшереп, сиңа хат язарга булдым.

Без – өч балаң, ач-ялангач булмасын дип, көне-төне эшләдең. Иртә таңнан кара төнгә кадәр колхоз эшендә булсаң да, төнлә тонык лампа яктысында җитен эрләп, киндер сугып, безгә күлмәк, ыштан тегеп кидерә идең.

Әйе авырлыклар безне иртә өлгертте\. Бәрәңге утырту, утау, күмү, көз көне аны чыгару, базга кертеп салу безнең өстә иде. Безнең бәрәңге бик уңа иде. Үләннәр калкына башлагач, кузгалак, кычырткан, балтырган җыеп, черек бәрәңге эзләп, чокып алып кайтып, син эштән кайтуга пешерә идек.

Апрель тугач, 40 чакрым ераклыктагы Ахлыстино авылына тездән су ерып, капчык белән аркага асып чәчүгә орлык алып кайта торган идегез. Бүгенгедәй күз алдымда: төн уртасында кайтып кердегез, чабатаң тузган, аякларың күренеп тора. Иртән бригадир тагын куа...Ә син, чабатам тузды, чабата эзләп алыйм инде, дисең. Фатих абый бернәрсә ишетергә дә теләми, хәзер үк китәсез, ди, без сезне кызганып елыйбыз...

Әнием, әнекәем, син бик тырыш булдың, сыердан өзелмәдең. Сыерыбыз булса да, безгә мае-каймагы бик эләкмәде. Чөнки хөкүмәткә 10 кг сары май, 40 кг ит, 100 йомырка, 2 тире, йон тапшырырга кирәк. Без сепараттан чыккан сөттән катык оетып, төрле үләннәр, җиләк булса, шуны кушып ашый торган идек. Ул елларда сыерлар да сөтле булган икән. Бер атнада сары май ясап хөкүмәткә бирәсең, икенче атнада майны 15 чакрым базарга алып барып сатып, салым, заем түләргә акча ясыйсың. Бер көн эштән дә калмыйсың. Ничек өлгердең икән? Печән вакыты җитсә, ирләр ыңгаена печән чаба идең. Кояш чыкканчы, көтү киткәнче 40 сутый печән чабып кайта идең. Абый белән апа ике тәгәрмәчле бәләкәй арба белән утынга, печәнгә йөриләр, егылып төшмәсен дип мине бәйләп куялар иде. Абый әзрәк үсә төшкәч, үгез җигеп йөрергә өйрәнде. Арба да тырыштырып, урманга шуның белән йөри башладык.

Шулай күршедәге абыйлы-сеңелле Вәлиҗан белән Хаҗия, абый һәм мин урманга утынга барырга чыктык. Үгезләрне тугарып, абыйлар вак-төяк утын җыярга урманга кереп китте. Без, ике бала, чыбык белән үгезләргә кунган кигәвеннәрне куып торабыз. Безнең янга лесник бабай килде. Без куркып еларга керештек, бабай урманга кереп абыйларны “матур” гына типкәлгән дә, балталарын тартып алып кайтып китте. Утынсыз кайттык. Кайтканда Вәлиҗан абый: “Бабай күкрәгемә типкәндә авызыма капкан көпшәләрем чыгып очты”, дип сөйләде.

Бу вакытлар инде күптән еракта калды. Әмма, алар хәтердә, аларны онытып булмый. Рәмил улың 77 яшендә синең янга бакыйлыкка күчте.

Синең генә гомерең кыска булды, әни. Авыр эшләр шулай иртә алып киткәндер инде сине.

Минем бу язган язмам синең рухыңа аять-дога булып барып ирешсен, урының җәннәттә булсын. Миңа, синең төпчек кызыңы да 82 яшь инде.

Асия Сәфәрова.

Благовещен районы, Биштин авылы.

Фото: sott.net
Читайте нас: