Барлык яңалыклар

Әни хакына түздем...

Минем әти сугышка киткән дә кайтмаган. Әни өч бала белән дүртенчесенә йөкле булып калган. Әти сугышка китеп ике ай үткәч ике игезәк кыз дөньяга килгән. Иптәшем үлгән, мин исән калганмын. Алты яшендә абыебыз да үлде.

Минем әти сугышка киткән дә кайтмаган. Әни өч бала белән дүртенчесенә йөкле булып калган. Әти сугышка китеп ике ай үткәч ике игезәк кыз дөньяга килгән. Иптәшем үлгән, мин исән калганмын. Алты яшендә абыебыз да үлде.

Әтиемнең хәбәрсез югалды дигән хәбәре килгәч өстәлгә ятып елаганым истә. Үз гомеремдә бер тапкыр да әти диеп эндәшә алмадым.

Әни өч кызны ачлык, ялангычлык шартларында карап үстерде. Ягарга утын юк, тимермич яктысында апалар өйгә эш эшли. Керосин, шырпы юк, торбасыз бишле лампа. Кемнең төтене чыга, шуларга утлы күмер сорап китәсең. Әни таңнан төнгә кадәр эштә. Җәен көне буе әрәмәдә какы, көпшә ашап тамак алдыйбыз. Үсә төшкәч печән җыярга йөри башладык. Җиде яшем тулгач җидееллык мәктәпкә укырга бардым. Аякта галош, мәктәпкә барып җиткәнче аякларның өшегән чагы да була иде. Сыер тотабыз, хөкүмәткә сөт тапшырабыз, тавык карасак – йомыркасын. Сарык асрасак, иткә дип алып чыгып китәләр иде. Балаларыңа нәрсә ашатасың дип сораучы юк. Җиде сыйныфны дүртле, бишле билгеләренә генә тәмамласам да тагын укырга мөмкинлегем булмады. Иптәш кызым белән укырга бармыйбыз, әниләргә ярдәм итәбез дип сөйләштек тә, 14 яшебез дә тулмаган иде, 1954 елда сарык карарга эшкә кердек. Беренче эш хакым 400 сум булды. Гомердә акча күрмәгән кешегә аның шатлыгын сөйләп бетәрлек түгел иде, картәнигә, картәтигә, әнигә күлмәклек материал алып бирдем.

Үсеп җиттем, соратучылар да күп булды, әмма өй тузган, әнине урамда калдырасым килмәде. Әни диеп яраткан егетләремә чыга алмадым.

Авылда 38 ел стажым бар, сыер да саудым, дуңгыз, бозау карадым. Шунда бер хатыныннан аерылган ир миңа бәйләнеп йөри башлады, шунардан котыла алмадым. Дүрт ел яратып йөргән егетем мине күрим дип көн дә кич эштән кайтканда каршыма чыга иде. Яшьлегем үкенечле булды. Өйләнде, әмма яши алмадылар. Без 1966 елда ирем белән өй салып кергәч, өметен бөтенләйгә өзеп, бу якты дөньядан үз-үзенә кул салып китеп барды...

Әни 95 яшендә, 2004 елда миндә үлде. Дөнья булгач төрле хәлләр булды, барына да түзәргә туры килде. Әнием дә: түз балакаем, арбаның алды каян тәгәри, арты да шуның артыннан тәгәри инде, ди иде. Бабаем белән 57 ел бергә яшәдек. Машина йөртте, кая теләсәм, шунда бара идек. Әниемне дә, бабаемны да тәрбияләп соңгы юлга озаттым, урыннары җәннәттә булсын, миннән риза булсыннар.

Зифа Ахтарова. Мәчетле районы, Абдулла авылы.

Читайте нас: