Барлык яңалыклар

Мин әткәемне күрә алмадым...

Әти диеп үсмәсәм дә,Беләм әти кадерен.Һаман да билгеле түгелӘткәй, синең каберең.

Мин дә сугыш баласы. Әтием Ганиев Муллагали Абдулгалим улы 1910 елда Благовар районының Агарды авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач Немецлар дигән авылга укытучы итеп җибәргәннәр. Анда әзрәк эшләгәч Уфага эшкә китә. Иптәш егете белән Күчәрбай авылына барып әнием Зәкия Муллаян кызын урлап алып кайталар. Аннан мин дөньяга килгәнмен, Зөмәрә дип исем кушканнар.

Ике елдан сеңлем Нәфилә дөньяга килгән. Аннан Рим исемле энебез. Шулай матур гына яшәп ятканда, миңа – дүрт, сеңлемә – ике, энемә өч ай булганда сугыш башлана. Әти 1942 елда сугышка киткән. Март аенда хәбәрсез югалды дигән хәбәре килә. Әни өч бала белән ялгыз торып калган. Мине нәнәй янына кайтарып куйган. Нәнәемнең дүрт кызының да ирләре сугышта үлеп калганнар. Ике улының берсе кайтмаган. Берсе кайтып, 80 яшькә кадәр яшәде.

Мин иптәш кызларымның әти дип эндәшкәненә елый идем. “Шәйморатов генерал” җырын ишетсәм дә күземә яшь тула, чөнки әнием әтиемне Шәйморатов дивизиясенә эләгеп китте дигән иде.

Хәзер миңа 83 яшь, сеңлем дә, энем дә юклар инде. Үземнең кызым, улым, ике оныгым, ике оныкачым бар.

Без сугыш балалары да азаеп барабыз, безгә дә азрак игътибар булсын иде.

Әти диеп үсмәсәм дә,

Беләм әти кадерен.

Һаман да билгеле түгел

Әткәй, синең каберең.

Күралмадың җиңү көнен,

Гомерең булды кыска.

Өч балаңны ятим итеп.

Сугышта яшьли үлдең

Сиздең микән, шул китүдән,

Газиз башың саласын.

Белдең микән, өч балаңның

Шулай ятим каласын.

Үзе үлгән, безгә гомер биргән,

Җиңү –аның бәйрәме.

Шул көн җиткән саен уйлыйм:

Кая салыйм чәчкә бәйләмен?

Мин әткәемне күрә алмадым. Өзелеп сагынам, фотосына карап моңсуланып кайнар яшьләремне агызам.

Зөмәрә Ганиева-Фәйзуллина.

Уфа шәһәре.

Читайте нас: