Бер авылда тыныч кына яшәп ятучы гаиләдә гауга чыккан. Кыз бала, әти кыйнады дип, көеп беткән аркаларын, кулларын күрсәтеп, интернетка куйган. Артык таралып өлгермәде бугай бу вакыйга, ничек хәл иткәннәрдер...

«Бик аптырашта калдык инде. Ул тыныч кына кеше, беркайчан да андый-мондый хәлләре ишетелмәде. Хатыны да сабыр гына, иреннән куркып, өркеп яшәүче кеше дип әйтмәссең», – дип сөйлиләр танышларыбыз.
Кызлары Уфада укып белем алган, аңа 28 яшь диләр. Аның сөйләүләре буенча, әтисе тугыз яшьтән бирле кыйный икән. Бер юктан сәбәп табып, салкын кышта урамда да бастырып торган... Бу юлы да машина тәрәзәсен ачык калдыргансың дип, тавыш чыгарган... «Мин түгел ул, әти, син үзең шулай калдыргансың», – дип акланган кызын кыйнаган әтисе.
Үзебезнең дә баштан үткән хәлләр бу... Шуңа күңелгә якын алдым. Минем ирем дә балаларга кул күтәрә. Инде яшьләре егермегә якынлашкан балалар бик гарьләнәләр, ләкин куркалар. Мин дә берничек яклый алмыйм. Нишләргә, кая мөрәҗәгать итәргә безгә, киңәш бирегез әле...
Рәмилә.
Фото: ya-roditel.ru.