Сер
19 Сентября , 08:37

АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...

Апам белән бергә вакыт үткәрәсе, сериаллар карыйсы, рәхәтләнеп сөйләшәсе килә... Тик хәзер ул күп вакытын йөргән егете белән уздыра, ә мин аны бик сагынам. Башта без аның белән бик якын идек, хәзер бераз көнләшәм дә бугай. Ничек итеп аңа моны аңлатырга? (Аноним, 15 яшь)  

title
АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...
АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...

Алсу Талибуллина – Фролова, психолог:

– Балачактан дус булып үскән апа-сеңелгә, үсеп җиткәч, аерылу авыр була. Бу «сепарация» термины белән билгеләнелә. Ягъни сез икегез – аерым шәхес, икегезнең дә үз кызыксынулары, үз юлы бар.

Ләкин бернигә дә карамастан, арада җылы мөнәсәбәтләрне сакларга кирәк. Моның өчен апаңнаң игътибар таләп итәргә түгел, ә аны аңларга тырышырга һәм ирек бирергә кирәк. Арадагы җылы мөнәсәбәтләрне саклау икегездән дә тора!

Бәлки сезнең серләшүләрегез, бергә вакыт уздыруларыгыз сирәгәер. Ләкин атнага яки айга бер утырып сөйләшүләр, бергә фильм караулар сезнең икегез өчен дә тагын да сагынулы һәм кадерлерәк булырга мөмкин. Моның өчен көнләшеп, ачуланышырга кирәкми, тыныч кабул итә белергә кирәк.

Ә үзеңә син хәзер шәхес буларак кара, сине тагын нәрсәләр кызыксындыра, нәрсәләр белән шөгыльләнергә телисең – үзеңә яңа мавыгулар тап. Апаң белән бергә вакыт уздырырга мөмкинлек булганда, тыныч кына аны сагынуңны әйт, серләш, кочаклап утыр. Кеше бит гомере буе балачакта гына кала алмый,  ул үсәргә, яңа тормыш корырга тиеш.

10, 20, 30 ел үтеп, сезнең икегезнең дә үз тормышыгыз булгач та, сез бертуганнар, апа-сеңел булып калачаксыз, бер-берегезгә сердәш, таяныч булачаксыз. Апалы булу ул зур бәхет, шуны онытма!

Фото: center-active.ru. 

АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...
АПАМНЫ ЕГЕТЕНӘ КАРАТА КӨНЛӘШӘМ...
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас