

Белгеч әйтүенчә, мондый мөнәсәбәтләрне чын дуслык дип атап булмый, шуңа күрә аларны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга кирәк.
Психолог әңгәмәдәшнең «токсик» булуын даими рәвештә кешене кимсетергә, аның хисләрен яки казанышларын бәяләп бетермәскә, үзен аның хисабына расларга омтылуы, шулай ук манипуляцияләр һәм эмоциональ басым куллануы күрсәтә.
Сәламәт булмаган аралашуның төп билгесе – һәр очрашудан соң кешенең эчке бушлык һәм рухи арыганлык хисе кичерүе.
Тодорова фикеренчә, психикасы тотрыклы булган кеше мондый мөнәсәбәтләрне сакларга тиеш түгел. «Токсик» йогынтыдан котылуның беренче адымы – проблеманы аңлау һәм үз-үзеңә: «Мин аралашырга теләмим, чөнки миңа мондый дуслык форматы туры килми», – дип әйтү.
Әгәр «токсик» дус яңадан элемтә урнаштырырга тырышса, психолог аның омтылышларын катгый рәвештә туктатырга һәм төрле провокацияләргә бирешмәскә киңәш итә.
Фото: medaboutme.ru.