

Иң кызганычы — ул йөргәнен танып, үзе гафу үтенмәде. Ә менә аның белән йөргән хатын гафу үтенде. Гафу иттемме, юкмы — үзем дә аңлап бетермим. «Ни өчен?» дигән сорау һаман йөрәкне тырный.
Әле ул хатын да әллә нинди матур түгел иде. Кайчак: «Нәрсә эшләтә ул андый хатыннар ирләрне? Ничек алар гаиләнең җимерелүеннән курыкмыйлар? Ничек җавап бирергә туры киләчәген уйламыйлар?» — дип уйлыйм.
Монда кем гаепле? Ирме? Минме? Әллә гаиләгә кереп йөргән хатынмы? Әлбәттә, ир-атның үз сайлавы һәм җаваплылыгы бар. Әмма хыянәтне кичерү дә җиңел түгел икән.
Бер минем ир генә йөрмәгән бит инде… Шундый хәлләрне ишеткән саен, үземнеке дә искә төшә. Уйдан китми. Ятсам да, ул хыянәт арабызга кереп ята.
Аллаһы Тәгаләдән бары тик сабырлык һәм күңел тынычлыгы сорыйм. Яшьләр узды инде, аерылып, каядыр чыгып китәрлек көч тә, теләк тә юк.
Бәхетле булыгыз, парлылар! Гаиләдә ышаныч, хөрмәт һәм тугрылык беркайчан да югалмасын.
Чыганак: «Подслушано татарлар».
Фото: persik.by.